Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкчене – җавапка

Бюджет акчасына һәм контракт системасына кагылышлы федераль законнарның үтәлешен прокуратура тикшереп кенә тора. Әмма шуңа карамастан, закон кысаларыннан тайпылулар да булгалый.

Менә шулай «Яшел Үзән шәһәренең яшелләндерү хуҗалыгы»  предприятиесендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны  канәгатьләндерү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкасы өлкәсендә контракт системасы турында» федераль закон бозу очрагы теркәлгән. Әлеге предприятие торглар уздырмыйча гына «Коммуналь хуҗалык» МУП белән 4 380 500 сумга  транспорт хезмәтләре күрсәтү исеме астында 2017 елның 2 маенда килешү төзегән.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы прокуратура запросына бу килешүне гамәлдәге муниципаль контракт буенча эшләр, хезмәтләр  башкаручы сыйфатында федераль закон нигезендә төзүен хәбәр иткән. Шул ук вакытта тикшерү барышында бу предприятиенең 2017 елның 2 маена кадәр откан  муниципаль контрактлар буенча транспорт хезмәтләре күрсәтмәве  ачык­ланган.
Шулай итеп, предприятие җитәкчесе, закон бозып, конкурентлыктан качып, торгларсыз закупка алып баруга  килешү төзегән. Бу очрак буенча  прокуратура  вазифадагы затка  административ эш ачылу турында карар чыгара һәм материалларны  ТР буенча УФАСка җибәрә. Нәтиҗәдә  вазифадагы зат гаепле дип танылып,  аңа 50 мең сум күләмендә штраф салына.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев