Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкчелек һәм тәрбия

2014 елдан шушы көнгә кадәр шәһәр һәм зона урта мәктәпләренең милли тәрбия буенча директор урынбасарларын район милли-мәдәни үзәгенең киңәйтелгән утырышына чакырганыбыз юк иде әле.

Чөнки дүрт ел буена авыл проблемалары һәм балалар бакчаларында тәрбия бирүдә ата-аналарның милли-мәдәни мирасыбызны, телне үстерү, саклау буенча шактый файдалы хезмәтләр башкарырга туры килгәнлектән җыела алмаган идек. Ниһаять, районыбыз өчен үзенчәлекле һәм гаять әһәмиятле Габдулла Тукайның тууына – 132 ел тулу уңаеннан, мәктәпләребездәге әзерлек эшләре турында «Тукай – төбәгебез горурлыгы» дигән проект буенча сөйләшү, аңлашу булып узды. Бакча, мәктәп тәрбиясенең җитәкчелек тарафыннан куелышы Яшел Үзән районы буенча канәгатьләнерлек һәм, аеруча ихластан күңел биреп иҗади эшләгән җитәкче, укытучыларыбыз да куандыра.
Бу хакта, әле безнең эшләребез төгәлләнгәч, тулырак яктыртырга исәбебез барлыгын әйтү кирәктер. Май бәйрәмнәрен уздыргач, матур очрашуга өметебез бар, Аллаһ боерса.
Әмма күңелне тырнап торган милли-мәдәни мирасыбызга, телебезгә карата булган, аңлатып бетерә алмый торган хатабызны бакча һәм мәктәп коллективы авыр кичерсә дә, киләчәккә өметләребез зурдан, шуңа күрә төп хәлиткеч проектларыбызны район мәгариф идарәсенең ярдәменә таянып, милли-мәдәни үзәгенең тырышлыгы, ихласлыгы шартларында, акыллашып алулар тиешле системага салынуы да, киләчәккә «Юл карта»бызны тормышка ашыру 2020нче елга кадәр нигезле билгеләдек. Бу «Юл картасы» кысаларында «Норлат милли-мәдәни комплексын» булдыру, без бакча һәм мәктәп тәрбия­челәренең иң зур максаты дип аңлыйбыз. Урыс милләтендәге яшьләребез өчен «Раифа», «Зөя» тыюлыгына тәңгәл булырлык тәрбия үзәге милләттәшләребезнең киләчәге өчен һава кебек кирәклеген аңлар заманыбыз туды. Татарның милли зыялылары менә шушы залда киңәшләшергә җыелабыз да инде. Бу иҗади хезмәтебезнең нигез ташын Габдулла Тукай иҗаты мирасында тою (нюх) кирәк, ә минем хезмәтемнең таяну ноктасы Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һәм башка бик күп Яшел Үзәндәге күренекле шәхесләребезнең узганы биләп тора да инде. Бу пафос кына түгел, ә, чыннан да, шулай икәнен утыз ике ел буена күрсәтәбез, әмма...

Клара Филиппова,
Яшел Үзән муниципаль районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X