Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТНЫҢ ЯҢА СОСТАВЫ БИЛГЕЛӘНДЕ

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы каршында эшләп килә торган Иҗтимагый советның яңа составы билгеләнеп, аны район башлыгы Александр Тыгин раслады. 19 кешедән торган составка ветераннар, мәгариф, медицина һәм башка җәмәгать оешмасы вәкилләре керде.

– Район тормышында җәмәгатьчелекнең фикере мөһим, – дип билгели  Александр Тыгин, –Абруйлы тавыш ишетелергә тиеш. Алар безгә һәрвакыт ошап бетмәсә дә. Әмма ул безнең өчен альтернатив фикер. 

 

Иҗтимагый советның рәисе итеп бертавыштан 14нче лицей директоры Ольга Купоросова  сайланды. Урынбасары – Александр Федоров.

Шулай итеп, 2018 – 2020  елларда ЯҮМР Иҗтимагый советына түбәндәге кешеләр керә:

•Гүзәл Әхмәтшина,

•Римма Бабаева

•Владимир Богатырев

•Тәлгать  Гыйззәтуллин

•Алена Жилкина

•Галина Зайцева

•Илдар хәзрәт

•Лидия Калинина

•Зыятдин Камалов

•Александр Коршунов

•Ольга Купоросова

•Алеся Лежнина

•Ирина Маршалова

•Елена Матвеева

•Татьяна Матеркова

•Радик Мостафин

•Константин атакай

•Лилия Фазылҗанова

•Александр Федоров

Александр Тыгин иҗтимагый советка хәзер беренче чиратта балалар учреждениеләрендә тук­лану һәм җәмәгатьчелек тирәлегенә сак караш мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәклеген белдерде. 

–Без бөтен юнәлешләрне дә игътибар үзәгендә тотарбыз һәм эш нәтиҗәләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итеп торачакбыз, – диде советның яңа рәисе.

Иҗтимагый совет үзенең утырышларын һәр айның өченче пәнҗешәмбесендә уздырачак. Советка булган сораулар һәм тәкъдимнәр белән һәр яшел үзәнле мөрәҗәгать итә ала.

Иҗтимагый совет үз эшен башлап та җибәрде инде. 23 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр совет  гражданнарны кабул итәчәк. Килгән сораулар нигезендә киләсе утырышның көн тәртибе төзеләчәк.

Халык Тургенев урамының 19нчы йортында (14нче лицей) кабул ителә. 8-953-486-01-01 телефоны аша язылырга була. 

 

ЯҮМР Советы мәгълүматына таянып, Әлфия Зыякаева әзерләде.

 

Денис Анисимов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев