Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иҗтимагый совет киңәшче дә, тәнкыйтьче дә

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килә торган иҗтимагый совет әгъзалары әлеге хезмәтнең төрле бүлекчәләренең еш «кунагы».

Әле күптән түгел, бүлекнең элеккеге җитәкчесе Айрат Ханбиков белән очрашып, балаларның җәйге ялын оештыру һәм шуның белән җинаятьләрне кисәтү турында сөйләшкәннәр иде. Андый очрашулар нәтиҗә күрсәтми калмый. Бу юлы совет бүлеккә яңа билгеләнгән җитәкче – Олег Хохорин белән очрашты.
Олег Евгеньевич яңа җитәкче булса да, тумышы белән Карамалы Таудан булып, карьерасын да участковый буларак үз районында башлап җибәргән. Аннан соң икътисадый җинаятьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау бүлеге җитәкчесе булган. Болардан соң аның хезмәт биографиясе башка районнарда дәвам иткән: Марий Элда Звенигово районының эчке эшләр бүлеген, Казанда «Московский» полиция бүлеген, Югары Ослан районы бүлеген җитәкләгән.
– Минем хезмәт юлым сезгә таныш, биредә хәзер позитив үзгәрешләрне күп күрәм. Шәһәр үскән, төп бинага да яхшы ремонт ясалган, – дип сүзен башлады Олег Хохорин. – Әлбәттә, проблемалар да бар. Аларны бергәләп хәл итәрбез дип ышанам. Шулай ук иҗтимагый совет һәм журналистлар белән тыгыз аралашу, мәгълүмат алмашу кебек матур традицияләрне дәвам итүгә уңай карыйм.
Җитәкченең планнары белән кызыксыну шулай ук гадәти эш. Ул булдыра алганны эшләргә әзер торуын белдерә. Әйтик, Васильево бистәсе полиция бүлеге бинасына хәзер реконструкция таләп ителә.
Әлбәттә, иҗтимагый совет үзара аңлашып эшләргә әзер, әмма сорауларның кайберләрен бүгеннән үк җиткерү мәслихәт. Мәсәлән, эчке эшләр бүлеге бинасы төзелгәндә хезмәткәрләр өчен ашханә ачылачагын вәгъдә иткән булганнар. Кызганычка, әлегә ул юк. Халык күп йөри торган урыннар – ЮХИДИ һәм Паспорт өстәле хезмәтләре урнашкан биналар каршындагы мәйданчыкларның чисталыгы бик борчый. Аңлашылганча, йортның өске катларында яшәүчеләр аларны пычратуга үзләреннән саллы гына өлеш кертә. Тәмәке төпчеген балкон яисә тәрәзәдән ыргыту безнең яшәүчеләр өчен берни тормый. Ә бу урыннар шәһәрнең көзгесе кебек. Шулай ук яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү буенча профилактика эшен көчәйтү. Бу мәсьәләдә бүлек җитәкчесе мәгариф учреждениеләре белән мәгълүмат алмашу булырга тиешлеген ассызыклады.
Шәһәрнең 17нче мәктәбе урнашкан территориядә участок уполномоченныен халык белеп бетерми. Ә очрашып, хәл итәсе сораулар күп. Өстәвенә, терәк пункт та бик еракта – Гагарин урамында урнашкан. Хокук сакчылары белән очрашырга теләүчеләр өчен шундый информацияне дә җиткерү кирәк: 11 июньнән участковыйлар кабат халыкны кабул итә башлый. Пандемия чикләүләрендә алар туктатылган булган. Тагын бер сорау – Җиңү паркында вандализм очраклары кабатланмасын өчен видеокамералар урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Соңыннан совет әгъзалары җинаятьләр буенча тоткарланучыларны вакытлыча тоту изоляторында булып, тоткыннарның яшәү шартлары, хезмәткәрләрнең эше, режимы белән танышты. Гаепләнүчеләргә законда каралган шартлар тудырылган: вакытында ашаталар, эчертәләр, кирәк икән сухой паегын да бирәләр, туганнарыннан передачалар да алдырталар, һава да сулаттыралар, хәтта тәрбия сәгатьләре һәм кечкенә генә китапханәсе дә бар, кыскасы, аларны күз карасыдай саклыйлар. Санаторий булмаса да, барысы да режим буенча эшләнә. Әмма изолятор дигәннәре никадәр төзек булмасын, анда эләгергә, бикле ишекләр артында хөкем карарын көтеп ятарга язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев