Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҖИТДИ ЧАРАГА БӘЙРӘМ РУХЫ БИРЕП

Яшел Үзән районының күп кенә сайлау участокларында тавыш бирергә килүчеләр, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, җыр һәм нәфис сүз тыңлап, бию карап рәхәтләнеп ял да итте.

Инде эш кимеде, бераз иркен сулыш алырга да була. Маскаларыбызны киеп булса да, нигә әле бераз авылдашлар белән аралашып, концерт карап күңел ачмаска?! Барыбер өйдән чыккан бит инде, күңел теләгән депутатлыкка кандидатны сайлап, бюллетеньне урнага төшергән.

Урысбага сайлау участогында Люция Садриева, Гөлфинә Сәлахова, Миләүшә Гыймадиева, Гөлсу Әдиятуллина матур концерт номерлары белән җитди чарага бәйрәм рухы өстәде. Пандемия аркасында мондый чараларга сусаган халык рәхәтләнеп тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев