Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Истәлек тактасы ачылды

Шәһәребезнең Җиңү паркында Украинада барган махсус операциядә һәлак булган якташларыбыз батырлыгын мәңгеләштереп, истәлек тактасы урнаштырылды.

Истәлек тактасын кую идеясен «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасы һәм Зеленодольск муниципаль районы ветераннар советы тәкъдим итә. Бу урында вакыт узу белән, махсус операция тәмамланганнан соң, һәлак булган яшел үзәнлеләрнең исемнәре язылган һәйкәл куелачак.
«Хәрби туганлык» рәисе Марсель Морзабаев аңлатканча, истәлек тактасын неонацизм белән көрәштә үз гомерләрен биргән якташларыбызга һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары чәчәкләр сала алсын өчен урнаштырганнар. Бүгенге көндә махсус операция барышында район һәм шәһәребезнең дүрт кешесе: гвардия полковнигы Дмитрий Сафронов, гвардия ефрейторы Илья Шишокин, өлкән лейтенант Гафур Шакирҗанов, кече сержант Илназ Харисовның гомере өзелгән...
Геройларның батырлыгын бер минут тынлык белән искә алдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев