Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исәнмесез, кадерле укучыларыбыз!

Чын мәгънәсендә кадерле сез безгә.

Беренчедән, бүгенге авыр заманда,  юк акчаны бар итеп, район газетасына языласыз. Газета дөнья күрә башлагандагы тиражны саклап  кала алганбыз икән,  монда сезнең дә, безнең дә өлешебез бар. Икенчедән, газета укучыларыбызның күпчелеге  безнең белән аралашып, хәбәрләшеп тора, редакциягә  кереп йөри, саллы язмалары белән фикерләрен уртаклаша, үрнәк алырдай кешеләр белән таныштыра.
Татар газетасына язылу ул әле милләтеңне үстерүдә үзеңнән өлеш кертү дә. Телебезгә булган карашка, эш-гамәлләргә безнең дә, сезнең дә  җавап. Юк,  милли җанлы укучыларыбыз  булганда, телебез үлми, милли үзаң көчәя генә. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

«Яшел Үзән»егез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редакция газеты «Яшел Узэн» благодарственное письмо