Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исән-имин кайтыгыз

Яшел Үзән мөхтәсибәте армиягә китүче егетләргә үгет-нәсихәтләрен бирде!

Яшел Үзән хәрби комиссариаты бинасы каршында хәрби хезмәткә чакырылучыларны көзге чакырылыш кысаларында Россия армиясе сафларына җибәрү тантанасы узды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга теләкләр һәм нәсыйхәтләр белән Яшел Үзән шәһәре һәм районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән чиркәве настоятеле Владимир атакай, ТР хәрби комиссариатының Яшел Үзән буенча бүлеге башлыгы Рамил Батршин һәм «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”»АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Филиппов чыкты һәм чыгыш ясады. 
Үтә бер дулкынлану белән хәрби хезмәткә чакырылучылар, аларның әти-әниләре мәртәбәле кунаклар әйткән һәр теләкне игьтибар белән тыңладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев