Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегалды бәйрәмнәре – күңел бәйрәмнәре!

Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы @gossovettatarstan рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәрендә булды. Шәһәр мэры Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 белән берлектә "Каен урманы" паркында булды, шулай ук Комаров урамындагы 24 нче йорт ишегалды бәйрәмендә катнашты.

"Каенлык" шәһәр паркы төзелешенең икенче чираты агымдагы елның маенда старт алды. Биредә тротуарлар, күперчекләр, мангалларны да кертеп пикник урыннары әзер, анда Яшел Үзән халкы һәм кунаклары барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, барбекю киче оештыра ала. Волейбол һәм күзәтү мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре төгәлләнә.

 

Юрий Камалтынов паркның концепциясен дә, башкарыла торган эшләрнең барышын да югары бәяләде, ул билгеләп үткәнчә, Мирный микрорайонында заманча иҗтимагый киңлек булдыру - Яшел Үзән районы һәм Татарстан Республикасы үсешенә тагын бер зур өлеш.

 

Моннан тыш, кунаклар Комаров урамындагы ишегалды бәйрәмендә булдылар. Әйтергә кирәк, район һәм шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре күркәм традициягә әйләнде. Яңартылган мәйданчыкларда җирле осталар күргәзмәләре, концерт программасы уза, әмма, иң мөһиме, бу дуслар һәм күршеләр компаниясендә җыелырга сәбәп, безнең заманда бу бик кыйммәтле.

 
 - Быел Яшел Үзән районында, "Безнең ишегалды" республика программасы буенча 83 ишегалды территориясе төзекләндерелә, шул исәптән Яшел Үзән, Васильево һәм Осиновода. Бүген без яңартылган территорияләрнең берсендә ишегалды бәйрәмен билгеләп үтәбез. Безнең шәһәрдә тиеш булганча, гаиләдәге кебек җылы һәм рәхәт! Рәхмәт сезгә, яшел үзәнлеләр! - диде Михаил Афанасьев.

 

Бәйрәм бер сулышта үтте, чарага килгән кунаклар өчен Яшел Үзәннең иҗади коллективлары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев