Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерекләргә юл ябыла

ЮХИДИ бүлекчәләре 2018 елның 11 аенда исерек хәлдә рульгә утырып чыккан 332 очракны ачыклаган.

Шундый хәлдәге  машина йөртүчеләр  катнашында 6 юл-транспорт  фаҗигасе чыгып, 4 кеше һәлак булган һәм 6 кеше җәрәхәтләнгән, болардан тыш 69 очракта матди зыян килгән. 
Полиция исерек машина йөртүчеләргә карата игътибарны нык юнәлтсә дә, юлларда алар һаман очрап тора.  Ул юл йөрү кагыйдәсен тупас бозу булып тора һәм бик авыр нәтиҗәләргә китерә.  Салмыш машина йөртүче  юлда контрольне югалта һәм килеп туган ситуацияне башкача кабул итә. Шулай итеп, ДТПлар чыгып, кешеләр зур зыян күрә.
 Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге  хәзер массакүләм тикшерүләр уздыра. Чара, нигездә,  юлларда исерек­леккә юл куймауга юнәлтелгән. Шуңа күрә әлеге профилактик чараларга аңлап карарга һәм гражданнарның үзләренә битараф калмаска кирәк. Әгәр дә  юлларда исерек машина йөртүчеләргә юлыгырга туры килсә, 112 номеры буенча яисә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 44704 телефонына  шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Бер генә сигнал да игътибарсыз калмаячак.

Юлия Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X