Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерек машина йөртүчене күрдеңме? Шалтырат!

Юлларда хәзер аеруча куркыныч. Әле яңгыр, әле кар явып, йә катыра, йә бозлавыкка әйләнә. Өстәвенә, көннәр дә кыскарды. Автомобиль йөртүчеләргә икеләтә игътибарлы булырга, кагыйдәне үтәргә кирәклеге көн кебек ачык.

Әлбәттә, җәяү йөрүчеләргә дә алны-артны карап йөрү мәслихәт. Хәтта, җәяүлеләр чыга торган урыннарда да. Чөнки салмыш килеш рульгә утыручылар да

 

җитәрлек. Ә алар, кызганычка, тизлекне арттырырга ярата.
Агымдагы елның 10 аенда гына да, алкогольле эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр гаебе белән, 16 юл-транспорт фаҗигасе булган. Шуларда 5 кешенең гомере өзелсә, 21е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 
Юлларда шундый тәртипсезлекләрне кисәтү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик чараларны һәрчак уздырып тора. Бу юлы алар Космонавтлар урамында кизү торган. 
Тикшерү барышында ун автомобильченең кагыйдә бозуы ачыкланган. Берсенең машина йөртү таныклыгының срогы чыккан, берәү автомобилен каршы юнәлешкә чыгарган, икенчесенең полисы булмаган. Иминлек каешын кимәүчеләр дүртәү. Юлда кенәгәсез йөрүчеләр дә, дәүләт номерлары пычрак булганнар да табылган. 
Тәртипсезләрне, аеруча эчкечеләрне, адекват булмаган автомобильчеләрне ачыклауда яисә аларны вакытында юлга чыгудан туктатып калуга һәр кеше үз өлешен кертә ала.
Бу хакта Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең 4-47-04 яисә 112 номерына да шалтыратып хәбәр итү җитә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев