Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исеме җисеменә туры килсен

Бу атнада Яшел Үзән районы урманчылары узган елга йомгак ясап, яңасына бурычлар билгеләү өчен Горький исемендәге мәдәни үзәккә җыелды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.

Хезмәттәшләре алдында «Яшел Үзән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илгиз Хәмитов чыгыш ясады. Гомуми мәйданы 26356 гектарны тәшкил итүче урман хуҗалыгында узган ел янгыннар теркәлмәгән. Монысы иң мөһиме! Әлбәттә, хәвеф-хәтәрләрне булдырмас өчен инспекторлар патруль торган. Ведомствоара оператив-профилактик чаралар кысаларында рейдлар уздырылган. Кисәтүләр ясалган, дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар буенча 21 беркетмә төзелгән. 
– агачларны законсыз кисү, урманга төзелеш калдыклары, көнкүреш чүп-чары ташлап калдыру буенча да 9 акт төзелде. Барлык административ беркетмәләр, тикшерү өчен, ТР Урман хуҗалыгы 
министрлыгына һәм судка җибәрелде, – дип сөйли Илгиз Хәмитов.
Җитәкче чыгышыннан соң, сүз ми нистр га бирелде. 
– Урманчыларның хезмәт хакларын күтәрү бурычы бүгенге көндә хөкүмәт дәрәҗәсендә карала һәм иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хокук бозучыларны кырыс җәзаларга, җирдән файдаланучының һәрберсен белергә кирәк. 1 мартка кадәр барлык милекчеләргә кисәтүләр таратылачак. Без урман фондына зыян китерүгә юл куймаска тиеш. Урманчы теләсә нинди гадәттән тыш хәлне кисәтеп, үз участогы өчен җавап тота. Һәр урманчылыкка өстәмә техника бүлеп бирәчәкбез. Әмма бу әле җәяү йөрмәскә дигән сүз түгел, – дип Равил 
Кузюров коллегаларына мөрәҗәгать итте. 
Район җитәкчесе Михаил Афанасьев, безгә күрсәтеләчәк ярдәме өчен, ми нистрга рәхмәтен җиткерде. «Районның исеме дә Яшел Үзән бит, бу урманчылар җилкәсенә аерым бер җаваплылык өсти, кирәк булганда үзем дә булышыр мын, актив һәм системалы эш алып барырга кирәк», – дип киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев