Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!

– Әгәр дә сезгә таба йөгерүче һәм ырылдаучы этне күрәсез икән, белегез – ул һөҗүм итәргә мөмкин. качыр урын табарга тырышыгыз, койма башына яки агачка менегез. Әгәр дә якын тирәдә сулык булса, суга керегез. Этне су чәчрәтеп туктатырга мөмкин һәм йөзүче эт бик үк куркыныч түгел: суда ул һөҗүм итә һәм тешли алмый.

– Һичкайчан йөгермәгез – эт сездән биш тапкыр тизрәк йөгерергә сәләтле. Учыгызга җир яки ком алып этнең күзенә һәм авызына атыгыз. Аның игътибарын читкә юнәлтү өчен нинди дә булса предмет, мәсәлән – таякны читкә ташлагыз.
– Егылмас һәм артыгызны эт тешләмәсен өчен аркагыз белән терәлеп стенага яки коймага басыгыз. Андый мөмкинлек булмаса, һөҗүм итүче эткә җилкәгезне һәм ботыгызның тышкы ягын куеп, башыгызны иеп яныгыз белән басыгыз.
– Саклану чарасы итеп өс киемен кулланырга мөмкин: курткагызны салыгыз һәм эт эләктереп алырлык итеп, асылындырып тотыгыз. Куртканы этнең башына каплап, егарга тырышыгыз, үзегез һөҗүм итегез. Аларның иң «йомшак» урыннары: борын очы, борын биле, җилкәсе һәм колак арты, кабыргалары, аяк буыннары, койрык сөяге (копчик), күзләре, борын тишеге, җенес органы. Әлеге урыннарга кул белән яки булган предмет (таш, таяк, тузан, пычрак) ничек тә булса тәэсир итәргә тырышыгыз. Ә инде кемнеңдер махсус өйрәтелгән токымлы эте ташланган икән, аларны авырту белән контрольгә аласы авыр, чөнки түзәргә өйрәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев