Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иртән уяндыңмы – планетаңны җыештыр, югыйсә, аны баобаблар басачак»

Әгәр дә һәркем үзеннән соң чүпчарны җыештырса, безнең Норлат дип аталган планетада яшәү күңелле булыр иде!

Туган җиргә мәхәббәткә нигез балачактан ук, гаиләдә, мәктәптә салына. Кызганыч ки, без бик еш кына тәрбиядәге бушлыклары булган наданнар артыннан чүп-чарны җыярга мәҗбүр. Кайчагында, шул оятсыз кешеләргә караганда, дуңгызлар пөхтәрәк дип уйлыйсың.

Ни өчен «Авангард» – «Төсле зебра» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр һәрвакыт шешә, тәмәке төпчеге, азыктөлектән бушаган төрле пакетлардан торган чүп-чар тауларын җыештырырга тиеш?! Алар бит чүпләми, эчми һәм тәмәке тартмый, бәхеткә, һәм, кызганычка, тиздән кемнеңдер башына ишелеп төшәргә торган (Аллаһ сакласын!) хәрабәләрдә шөгыльләнә. Безнең авылның талантлы балалары шундый шартларга лаекмыни? Дүртенче ел инде, 1 сентябрьдә, яшүсмерләр өчен иҗади дәресләргә, авыл китапханәсе һәм ветераннар җәмгыяте өчен урын бирергә вәгъдә итәләр.

Әмма андый көн тумас ахрысы. Хөрмәтле авыл халкы, әйдәгез, барыбыз бергә, чисталыкны саклыйк, матурлык тудырыйк, балаларыбыз язмышына, әйләнә-тирәбездәге дөньяга битараф булмыйк! Зөлфирә Кильдеева. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев