Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сыйфат көнендә катнашырга чакырабыз

​​​​​​​Бөтендөнья сыйфат көне ноябрь аеның  икенче пәнҗешәмбесендә үтә. 2018 елда ул 8 ноябрьгә туры килә. Мондый көнне билгеләү  - БМО инициативасы.  Беренче тапкыр ул 1989 елның 9 ноябрендә билгеләп үтелә.

Бу көнне традиция буенча безнең районда да төрле чаралар үткәрелә.  “Дары природы” предприятиесе   территориясендә “Васильево икмәк заводы” ААҖда җитештерелгән кондитер әйберләренә,  мармелад, зефир кебек тәм-томнарга, икмәк-булкаларга дегустация үткәрелә.  Шәхси эшмәкәр Р.Габдрахманов  ширкәтендә пешерелгән  икмәк продукциясен дә татып-ашап карарга була. Дегустация вакыты:10нан 13 сәгатькә кадәр.

Шулай ук “Ирма” ширкәтенең 46нчы кибетендә (Яшел Үзән шәһәре, Королев урамы, 8нче йорт), 3нче кибетендә (Яшел Үзән шәһәре,  Төзүчеләр проспекты, 9нчы йорт)  дә “Яшел Үзән икмәк комбинаты”  ябык акционерлык җәмгыятендә  пешерелгән ризыкларга дегустация үткәрелә.  Монысы инде 16дан 18 сәгатькә кадәр.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре исә теләгән һәркемгә  консультация бирә.

Барыгызны да Сыйфат көнендә катнашырга чакырабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев