Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җирлекләр язгы ташуга әзерме?

Менә зур адымнар белән мартның икенче яртысыда җитте.

Кояш хәзер ныграк елмая, тау-тау кар өемнәре дә күзгә күренеп эри. Быелгы яз нинди сюрпризлар белән киләдер, әлегә әйтүе авыр. Карның күплегенә карап, су басулар бик мөмкин дип фаразларга була. Быелгы туңның юкалыгы гына азрак шик-шөбһәләрне киметә. Әмма ничек кенә булмасын, язгы ташу чорына ныклап әзерләнергә кирәк. Табигатькә ышаныч юк.

Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең (КЧС) соңгы утырышының төп темасы язгы ташуга әзерлек һәм район территориясендә яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итү турында булды. 

Исегезгә төшереп узабыз, язгы ташу чорында су басу мөмкин булган зонага җиде торак пункт керә (Татар Танае, Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил, Өтәк, Бузай, Мулла Иле авыллары һәм Васильево бистәсе). Болардан тыш, Октябрьский бистәсе (Щурячий ярымутравы), Зур Өтәк, Салатчы, Прибой, Албаба авылларына  да су керергә мөмкин. Идел елгасы өсте күтәрелгәндә, кайбер бакчачылык җәмгыятьләрен дә су басуы бар. 
Барысына караганда да, Татар Танае авылында ел саен, диярлек,  критик хәл туа. Былтыр, мәсәлән, Гөбенә елгасы ярдан чыгып, 19лап йортны су баскан иде.

КЧС утырышы барышында авыл җирлекләре башлыклары язгы ташуга әзерлекләре торышы, нинди чаралар күрелүе турында хисап тотты. Су күтәрелешен тикшерү пост­ларын, эвакуация пунктларын да билгеләп куйганнар. Бөтен канаулар, су торбалары, күпер яннары чистартыла. Мотопомпалар, көймәләр барлап һәм әзерләп куелган. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, кирәк  транспортны арендалау буенча килешүләр дә төзелгән. Инженерлык корылмалары торышы да күзәтү астында. Ашамлыклар һәм медикаментлар запасы булдырылган. Авыл башлыклары хисабына караганда, күбесендә әзерлек начар түгел. Зур су килә-нитә калса, беренче чираттагы ярдәм чаралары тиз арада күрсәтеләчәк. 
Билгеләнгәнчә, быел Идел елгасының күтәрелеше чагыштырмача түбәнрәк. Бу су басулар ихтималын бераз киметә. Әмма тынычланырга иртәрәк, кинәт җылытып, карлар нык эреп  китеп, зур су килсә,  гадәттән тыш хәлләр чыкмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Никадәр ныграк әзерләнәсең, шуның кадәр ышанычлырак. Ә башлыклар «әзер без» –  дип тынычландыра.   

Рәсемдә: Татар Танаенда Роза Сөнгатуллина, туган нигезне су басмасмы дип, һәр язны борчылып көтә. 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев