Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирекле янгын сүндерүчегә лаеклы бүләк

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры боерыгы белән хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәте өчен «Зур Ключи» ирек ле янгын сүндерүчесе Сергей Алексеев министрлыкның «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнде.

Югары бүләкне аңа Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Күпьеллык хезмәтләре өчен аңа Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин рәхмәт белдерде.

Сергей Алексеев ирекле янгын сүндерүчеләр сафына ун ел элек баса. Ул чакта, 2010 елда, авыл халкы инициативасы һәм җирле үзидарә башлыгы тырышлыгы белән Зур Ключи авылында ирек ле янгын сүндерү берләшмәсе торгызыла. Авылның 330 еллык юбилее уңаеннан оештырылган юбилей бәйрәмендә 8нче отряд җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин яңа оешкан ирек ле янгын сүндерү берләшмәсенә «АЦ-40(130)» автомобильгә сертификат тапшыра.

Сергей Алексеевның холкын һәм үзенә йөкләнгән эшкә җавап лы карашын белеп, авыл җирлеге башлыгы аңа янгын сүндерү автомобиле руле артына утырырга тәкъдим итә. Өстәвенә, Сергей Никандровичның мондый авто мобильләрдә эшләү тәҗрибәсе дә була. Элек совхозда, ул шулай ук «Ключи» кошчылык фабрикасында ирекле янгын сүндерү командасы әгъзасы була, башта «ГАЗ-53» автомобилендә, ә бераз соңрак «Урал» янгын сүндерү машинасында эшли. Осталыгы һәм кешеләргә ярдәм итү теләге дә зур була. Шуңа да, «ЗИЛ-130» руле артына ул бер дә шикләнми утыра.
Шушы ун ел эчендә күпме янгыннарны сүндерүдә катнашканлыгын, хәзер үзе дә исенә төшереп бетерә алмый.

– Безнең халык бик тату! – ди Сергей Алексеев. – Бәла чыкса, барысы да булыша. Кайчагында, мин килеп, хәтта машинадан да чыгарга өлгермим, ә кешеләр инде җиң сызганып «магистралканы» суза башлый. Миңа су бирүне көйләргә генә кала. Беркем дә битараф калмый! Шуңа күрә эшләү дә кыен түгел. Барысы да бердәм!

Аның сүзләренә караганда, авыл да яшәүчеләр генә түгел, эшмәкәрләр, җирле предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә булыша. «Индейка» кошчылык фермасы җитәкчесе Илнур Мадьяров зур иганәчелек ярдәме күрсәтә. Сүз уңаеннан, узган кыш нәкъ менә шушы фермада, «Зур Ключи» ирек ле янгын сүндерүчеләренең тиз һәм грамоталы гамәлләре аркасында, ике мең күркәне коткарып калганнар.

Ул вакытта Сергей Алексеев һәм аның ярдәмчесе Рәдиф Ша киров янгын урынына беренче булып килә. Агрофирма хезмәткәрләре белән бергә алар санаулы минутлар эчендә Яшел Үзән гарнизонының төп көчләре килгәнче янгынны сүндерә. Нәтиҗәдә, уттан кош фермасы бинасының түбәсе генә зыян күрә.

– Узган ел дәвамында «Зур Ключи» ирекле янгын сүндерүчеләре ярдәмгә тугыз тапкыр чыкты, – дип шәрехли Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – Алар тугыз йортны коткарды. Бу бит зур эш! Зур ярдәм!

Хәзер бу берләшмә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив буйсынуына кертелгән. Шул ук вакытта ирек ле ярдәмчеләр Зур Ключи авыл җирлегенең 6 торак пунктында гына түгел, ә якын-тирә авыл җирлегендәге 8 меңгә якын кеше яшәгән 25 авылда да янгыннарга чыга. Бу җирлекләрдән 35 чакрым ераклыкта урнашкан 53нче янгын-коткару частенә мондый ярдәм чыннан да кирәк. Моннан тыш, ирекле ярдәмчеләр үз авылларында торак йортлар буенча профилактик рейдлар үткәрә, авылдашлары белән аралаша. аларның үзләрен дә беләләр, хөрмәт итәләр һәм, сүзләренә колак салалар.

Минемчә, авылда ирекле янгын сүндерүчеләр бик кирәк, – дип фикерләре белән уртак лаша Сергей Никандрович. – Янгыннарга каршы көрәш – уртак эш бит! Халык моны аңлый, шуңа күрә безнең ирекле командага ярдәм итәләр, булышалар. Хәзер безнең ДПК составында – 14 кеше. Яшьләр дә килә. Димәк, янгын сүндерү ирекле эше алга таба да ныгыячак һәм үсәчәк.

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X