Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җирдәге фәрештәләр

Төптән уйлап карасаң, бер гасырлык гомер аз вакыт түгел. 100 ел дип әйтүе генә җиңел.

Шушы еллар эчендә тормышның ачысы да, төчесе дә татылган, авыр сугыш елларында ачлык та, ялангачлык та баштан узган, зур югалтулардан соң илне торгызу өчен ирләр башкарырлык авыр хезмәт тә хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Әйе, нәфис, гүзәл затларыбызга, кечкенә генә иңнәрендә авыр тормыш йөген ай-һай нык тартырга туры килә. Шулай да алар, киләчәккә күңел көрлеген, юмор хисен, оптимистик карашларын югалтмый, барына риза булып, яши белгәннәр. Шөкер, андый акъәбиләребез безнең арада бүген дә бар әле.
Мулла Иле ел башында гына да ике зур юбилейны үзгә бер матур хис белән каршы алды. Дулкынланмаслык та түгел шул: Вәгыйзә Закир кызы Кәлимуллина 17 гыйнварда, ә Разия Хәйрулла кызы Хәйруллина 7 февральдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яшьтиләр! Бер авылда туып, аның киләчәге өчен гомерләре буе хезмәт иткән гүзәл затларбыз. Их, сәламәтлекләре мөмкинлек бирсә, бүген икесен бергә очраштырып, рәхәтләнеп сөйләштерәсе иде дә бит үзләрен... Икесе дә аяклы тарих, бүген инде үткән гомерләре турында җәелеп китеп гәп кора алмасалар да, бу әбекәйләрнең йомшак кулларыннан тотып, кечкенә генә иңнәреннән кочаклап, сабый баладай самими күзләренә генә булса да бер каравы ни тора!

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№16).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев