Җир йөзендә 325 миллион кеше гепатиттан интегә
Яшәеш

Җир йөзендә 325 миллион кеше гепатиттан интегә

28 июль Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне буларак билгеләнә.

В һәм С вирус гепатитлары җитди проблема булып тора. Алар нәтиҗәдә бавыр рагына китереп, аннан җир шарында  ел саен 1,34 миллион кешенең гомере өзелә.
Яшел Үзән районында  агымдагы елның 6 аенда гына да 13 авыру ачыкланган. 2017 елда В һәм С вирус гепатитлары белән 30 кеше исәпкә куелган. Аларның уртача яше – 25-59. 80%ы гепатитны җенси юл белән йоктыра.


Нет комментариев