Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир кеше акча отып, хатынының күңелен күргән

Ир-ат ике лотерея билетын сатып ала һәм баш әйләнмәле отышка ия була.

Бөекбританиядә яшәүче Кевин Френсис өлешчә хәрәкәтсез калган һәм, шуүа күрә боегып калган хатынының күңелен ачарга тели, һәм бер миллион фунт стерлингка баеп куя. Бу безнең акчага күчереп исәпләгәндә, 82 миллионнан артык була. Эш шунда ки, ир-ат үзенең 75 яшьлек хатыны өчен ике лотерея билетын сатып ала, шуңа ун фунт акчасын сарыф итә һәм өстенә тау шикелле бәхет килеп төшә. Дөрес, хатынына моның чаклы акча отуы хакында тиз генә хәбәр итми. 
- Брендага отыш турында сөйләгәч, ышанмады, көлке дип кенә уйлады, - ди ир. 
Откан акчаларны ул үзенең балаларына һәм оныкларына тотарга була. Шулай ук хатынына инвалид арбасында өйдә йөрү уңайлы булсын өчен, йортны яңадан җиһазландырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X