Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир чикләвеге (арахис) яратасызмы?

Ә аны безнең бакчаларда да үстереп була икән бит!

Чикләвекләрне сулы чүпрәккә төреп бүртергә куярга кирәк. Шытуы күренгәч тә, йомшак туфраклы савытларга утыртыгыз. Бик озак көттерми генә, алар тишелеп тә чыгар. Шулай май урталарына кадәр тәрәзә төпләрегездә көч алып, үсеп утырсын. Аннары үсентеләрне бакчага күчереп утыртыгыз һәм махсус материал (спандбонд кебек) белән каплап куегыз. Ай ярымлап шунда тотыгыз һәм вак кына сары чәчәкләре күренә башлагач, бер ун көннән бәрәңге кебек,  төбен өегез.
Сентябрь ахырында казып алырга кирәк булачак. Бер төптән 40 данә тирәсе чикләвек чыга. Киптереп,  кышкы озын кичләрдә утырып, тәмләп сыйланасы гына кала!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев