Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-атларга 23 февральгә нәрсә бүләк итәргә? Әйдәгез, уйлашыйк!

23 февральдә ир-атларга бирелә торган иң популяр бүләкләр исемлеген төзегәннәр.

Бүләкләр арасында беренче урынны күлмәк, галстук, эчке кием һәм оекбашлар алып тора. Аннары популярлык буенча, икенче урында - кырыну өчен чаралар бара. Күпчелек өлештә бу лосьоннар һәм одеколоннар. Исемлеккә, шулай ук хәмер, гаджет һәм төрле аксессуарлар да кергән. 

Моннан тыш, хатын-кызлар еш кына көчле җенес вәкилләренә хобби яки спорт белән бәйле товарларны бүләк итә. Популяр бүләкләр арасында тагын сертификатлар, китаплар, өлкәннәр өчен уенчыклар, шоколад фигуралар һәм бүләк җыелмалары исәпләнә. Белгечләр сүзләренчә, хатын-кызга бер бүләк уртача бер меңнән 1,5 мең сумга кадәр төшә. Ир-атларга исә, гомуми алганда 150 сумнан 150 мең сумга кадәр акча тота икән гүзәл затлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев