Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-атлар да мөлаем була икән

Саулык – иң зур байлык. Дөрестән дә, сәламәт тәндә – сәламәт яшәү рәвеше. Кеше үзен яратырга, сәламәтлегенә битараф булмаска тиеш, даими кайгыртып торганда гына, саулык синең белән янәшә атлар.

Болар барыбыз тарафыннан да яратып әйтелә, гел кабатлана торган сүзләр. Ләкин, ни кызганыч, кеше авырмыйча тормый. Авыру һәркемгә дә хас нәрсә. Бигрәк тә якыннарың чирләп китсә, утка да суга да керергә риза буласың. Терелә генә күрсен.

Авыру көтмәгәндә ишек шакыды. Тынычлап кына, гаилә белән Яңа ел бәйрәмнәрен ял итәргә диеп, авылга җыелдык. Шәһәр шау-шуыннан соң, ял итәбез, янәсе. Яшен ул кыш көне дә суга икән. Әнинең кисәк температурасы күтәрелүе аяз көнне яшен сугуны хәтерләтте дә. Быелгы вәзгыятьтә бу хәбәр аеруча куркыныч булып тоелды. Без биргән дару төймәләреннән әлләни файда булмады. «Ашыгыч ярдәм чакыртмый булмый!». Бергәләп әнә шундый фикергә килдек тә, дүрт күз белән көтә башладык. Әйе, үзебезгә дигәндә, бик тиз кирәк бит, кинофильм нардагы кебек. Чынлыкта исә, фильм кадрлары кабатланды да: машинадан төшкән егет, чын мәгънәсендә, йөгерә-йөгерә, безнең капкага якынлашты.


Түшәккә сузылып яткан әни беребезне дә якын китерми. «Теге хәерсез авыру булса, сезгә дә иярә, мин яшисен яшәгән», – генә ди.
...Ишектән кояш кердемени. Ир-атлар да шуның кадәр мөлаем була икән, диеп уйладым мин. Ничек шуның кадәр бу һө нәрне белеп сайлаган ул?! Безгә килгәндә, кичке 6лар тирәсе иде: көне буе эшләгән, күпме авыру белән очрашкан бу егет, ялгыш та йөзендә канәгатьсезлек, ару хисе күрсәтмәде. Киресенчә, аның белән аралашканнан соң, әниебез торып утырды, узгынчы гына авыру, салкын тигәнлегенә ышанып, дәваланырга сүз бирде аңа. Рәхмәтләр әйтеп, озатып та калды.

Шәфкать иясенең кем икәнлеген соңрак сорашып белдек. Руслан Шәйдул лин икән. Бик белемле, акыллы бу егет җайлы гына аңлата, шул ук вакытта файдалы киңәшләрен дә бирергә өлгерә. Һөнәре әнисеннән мирас булып күчкән, күрәсең. Гүзәл апа (вафат инде, урыны җәннәттә булсын) озак еллар ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшләгән. Йөри алмаган авыруларны җилкәсендә күтәреп чыга, ул теккән җәрәхәтләрнең эзе дә калмый иде, диеп сөйлиләр аның турында. Үзеннән соң да кешеләрне белеме белән генә түгел, сүзе белән дә, үзе белән дә дәвалый белә торган, чын мәгънәсендә, фәрештә калдырган ул Норлат зонасына.

Инде, Аллаһка шөкер, әни авыруыннан терелде, әмма ял саен Русланны рәхмәт белән искә алабыз. Йөргән юлларында үзе кебек миһербанлы, пакь күңелле кешеләр юлдаш булсын аңа.

Зөлфирә Сәлахова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев