Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвесторлар, Татарстанда М12 трассасын эшләтеп җибәргәннән соң, заводка 1 млрд сум акча кертергә әзер

Көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш базарларына юл ача торган юл артериясе җитештерүчеләр өчен уңайлы.

Лаеш районында М12 трассасы аркасында, сыекландырылган табигый газ җитештерелергә мөмкин, проектка инвестицияләр 1 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ТР Лаеш районы Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда белдерде.

"Бер инвестор белән киңәштек, алар РТСПГ төзиләр (сыекландырылган табигый газның регазификацион терминалы - Т-и искәрмәсе) сыекландырылган табигый газ комплексы - бер миллиард сумга зур җитештерү оешмасы. Бездә шундый юл булачак, дигәч, алар шунда ук безнең территориядә бөтен Россия Федерациясен тәэмин итәрлек мондый производствоны төзү мәсьәләсе турында фикер алыша башладылар ", - дип сөйләде Илдус Зарипов.

Район башлыгы юлның ил һәм республика өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Шулай ук, М12 трассасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнаячак, чөнки төзелгән инфраструктура инвесторларны җәлеп итәчәк, дип ассызыклады Зарипов.

“Мәскәүгә, көнбатыш базарларына, көньякка, көньяк-көнчыгышка, Көнбатыш Кытайга турыдан-туры юл”, - дип район җитәкчесе трассаның плюсларын китерде.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләре Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча җирле халык белән очрашты. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эш төркеме составына кертергә карар кылынды.

Моңа кадәр мондый очрашулар Татарстан Республикасы Лаеш районының Каипа һәм Рус Никольское авылларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев