Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвалидлык буенча пенсия ничек билгеләнә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйн ва рын нан инвалидлык буен ча иминият һәм социаль пенсия ләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә.

Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданинны инвалид дип тану көненнән алып, федераль реестр мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пен сия гә хокукны раслаучы документларны тапшыру зарурлыгы юк.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнгән. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракларда Пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели.
Инвалидлык буенча пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан мәгъ лүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соң га калмыйча чыгарыла. Аннан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет, исәпкә алу язмасы булмаса, почта аша хәбәр итә.
Аны алу ысулын гражданин үзе билгели. Моның өчен гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.
«Кайбер дәүләт хезмәт ләрен актив режимда, ягъни граж дан нарның шәхси мөрәҗә гатеннән башка күрсәтү социаль казначылык принцибы кысаларында гамәлгә ашырыла, аның максаты – социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белеш мәләр җыюдан баш тарту», – дип билгеләп үтә Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев