Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвалидлар өчен кайнар линия

6 декабрьдә Яшел Үзән Пенсия фонды Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия уздыра.

Бу көнне 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча бушлай кайнар линия телефоны эшли: 8-800-100-26-27. Пенсия фонды бүлеге белгечләре  гражданнарны ай саен бирелә торган акчалата түләү, инвалидлык һәм хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм балачактан I төркем инвалидларны карау буенча пенсия алу мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр дә бирә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрне Татарстан Республикасы буенча  Пенсия фонды бүлегенең контакт үзәгенә 279-27-27 телефоны  буенча  дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр 9.00дән 16 сәгать 45 минутка кадәр шалтыратырга була.

Төшке ял вакыты 12.00дән алып 12.45кә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала.

Фото: ПРОНЕДРА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев