Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүчеләрне бүләкләү

Көн буена сузылган бәйрәм чаралары кичен «Авангард» стадионының төп сәхнәсендә дә вам итте.

Яраткан шәһәребезне, ә иң мөһиме аның тырыш халкын зурлап тәбрикләү сүзләре бу көнне күп яңгырады. Шулай ук, район башлыгы призына уздырылучы «Чәчәкле ишегалды» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Елдан-ел колач җәйгән әлеге конкурсны «Яшел Үзән» газетасы инде менә 10нчы тапкыр үткәрә. Һәм аны райондашларыбыз зарыгып көтеп ала, моңа әзерлек иртә язда ук башлана. Төп максатыбыз – авыл урамнарын, капка төпләрен шау чә чәккә күмү. Бәйгегә 812 кешедән, учреж де ние ләрдән фотолар кабул итсәк, аның шартларына туры килгән 25 эш кенә икенче турга узды һәм сайтыбызда тавыш бирүдә катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча бер генә җиңүче билгеләнде, калган урыннарны исә, редак циябездә узган утырышта мәртәбәле жюри әгъзалары, алар арасында районның баш агрономы Наталья Ячанова да бар, ачыклады.

  • Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  • I урын – Карашәм авылыннан Хәмидуллиннар гаиләсе, 30 мең сум;

  • II урын – Мамадыш-Әкилдән Шакировлар гаиләсе, 20 мең сум;

  • III урын – Кече Шырданнан Миңнуллиннар, Карамалы Таудан Сад ретдиновлар, Норлаттан Шиһаповлар гаиләсе 10ар мең сумга сертификат белән бүләкләнде.

  • «Иң яхшы мәктәп» – Норлат мәктәбе, 30 мең сум;
    «Иң яхшы социаль, мәдәни учреждение» – Бакырчы клубы (Миләүшә Сәлахиева), 30 мең сум;
    «Иң яхшы мәчет» – Норлатның «Хәмзә» мәчете, 30 мең сум.
    «Иң актив авыл җир леге башлыгы» – Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, 15 мең сум;
    «Сайтта иң күп тавыш җыючы» – Мулла Иле мәдәният йорты (Рәзинә Сәйфетдинова), 10 мең сум.
    Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга газетабызның баш мөхәррире Илсөя Садыйкова чиксез рәхмәтләрен ирештерде һәм район башлыгы Михаил Афанасьев сертификатлар, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
    «Чәчәкле ишегалды-2022» бәйгесе тә мам, әмма вакыт озак көт термәс, Аллаһ кушып, алдагысына да старт бирер чак җитәр. Шунысын да искәртеп үтәбез, быел җиңү яулап, бүләккә лаек булган райондашларыбыз, яңа кагыйдәләр буенча, киләсе елгы бәйгедә катнаша алмаячак. Бу киләсе бәйгедә катнашучыларга карата да гадел, дөрес булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев