Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет-танышуның бәясе – 40 мең сум

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым “перспективалы” ир-ат белән танышу өчен 40 мең сум акча күчергән.

Интернетта танышу сайтларының берсендә югары уку йортында фәнни хезмәткәр булып эшләүче 40 яшьлек хатын үзен Чиләбе металлургия предприятиесе җитәкчесе дип таныштырган ир-ат белән языша. Озак та үтми шушы танышы - Дмитрий исемле  ир-ат  якыннанрак танышу өчен  Яшел Үзәнгә үзе килергә була. Дмитрий башта аңа  “Порше-Кайен” автомашинасында  юлга чыгуы турында шалтыратып әйтә.  Әмма  берничә сәгатьтән соң ул  үзенең Татарстан чигендә күңелсез вакыйгага эләгүе, юл кагыйдәсен бозуы сәбәпле 30 мең сум акча түләмәсә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүен, банк картасының блокировкалануын һәм ярдәм таләп ителүен хәбәр итә. Хатын аңа ышана әлбәттә һәм таләп ителгән сумманы күчерә. Ир “ЮХИДИ белән эшне җайлап” юлын дәвам итә. Икенче көнне бу ир хатынга тагын шалтыратып, бу юлы бензины бетүе, пиджактан гына трассада басып торуы, әмма беркемнең дә туктамавы, бәхетсезлегенә банк картасыннан блокировка алынмавы турында хәбәр итә.  Аферист хатыннан тагын 10 мең сум акча сорый.  Танышуга исәп тоткан хатын аңа бу юлы да ярдәм итә – акчаны терминал аша күчерә.  Ир аңа рәхмәтен җиткереп, яңадан шалтыратырга вәгъдә итә һәм элемтәгә керүдән туктый. Алданган хатын  кунакны көтә-көтә көтек булгач полициягә гариза яза.  Полицейскийлар җинаять эше кузгата. 

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мошенники полиция знакомства в интернете