Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Интернет әлифбасы» дигән яңа укыту модуле пенсионерларга сәяхәтне мөстәкыйль оештырырга ярдәм итәчәк

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, «Ростелеком» һәм Россия Пенсия фонды «Интернет әлифбасы» – «Ял һәм сәяхәт итү өчен интернет: нечкәлекләре һәм файдалы киңәшләр» программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләде.

Яңа курс компьютерда эшләү буенча база күнекмәләрен үзләштергән өлкән яшьтәге кулланучыларны һәм үз белемнәрен киңәйтергә, интернетта тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне күбрәк кулланырга теләүчеләрне укыту өчен өстәмә материаллар комплекты булып тора.

Яңа курс ярдәмендә, тыңлаучылар Интернет аша поездларга яки авиабилетлар сатып алуның иң уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышачак , кунакханәне һәм экскурсиягә билетларны ничек броньларга икәнлеген беләчәк. Ә иң мөһиме, укыту модуле материаллары барысын да дөрес һәм куркынычсыз башкарырга ярдәм итәчәк.

«Ростелеком» һәм ПФР берничә ел дәвамында «Интернет әлифбасы» программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра. Монда ук база дәреслегенең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, шулай ук өлкән буын кулланучыларына яңа темаларны үзләштерергә ярдәм итүче материаллар – укытучылар өчен методик рекомендацияләр һәм һәр дәрескә күрсәтмә әсбаплар урнаштырылган.

«Интернет әлифбасы» программасы материаллары пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы укытучылары тарафыннан һәр тема буенча аерым курслар буларак та, өстәмә дәресләр оештыру өчен дә файдаланылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Интернет әлифбасы» интернет-порталы һәм уку әсбабы 2014 елда «Ростелеком» белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәткәндә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында эшләнгән. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру, компьютер грамоталылыгына һәм интернетта эшләргә өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев