Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет кына димәгез

Хәзер Интернет челтәрен дә күзәтеп-тикшереп торалар. Кайбер гамәлләр өчен штраф салып куюлары бик мөмкин. 

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Татьяна Николаева аңлатуынча, 2019 елның 18 мартындагы 28-ФЗ номерлы законы белән мәгълүмат-телекоммуникация, шул исәптән «Интернет» челтәрендә кешенең абруен төшергән һәм җәмәгатьчелекне, дәүләтне, РФнең рәсми һәм дәүләт символларын, РФ Конституциясен яисә органнарын ачыктан-ачык хөрмәт итмәгән,  әдәпсез формада хурлаган мәгълүмат өчен административ җаваплылык каралган. 
Болар өчен 30000 сумнан алып 100000 сумга кадәр  штраф салынырга мөмкин. Шундый хокук бозу кабатланса, штраф суммасы 100000 сумнан 200000 сумга кадәр  җитәргә яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин.
Шундый ук хокук бозу факты икедән артып китсә, штраф 200000  сумнан алып 300000 сумга җитәчәк.  Яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салына. 
Искәрмәләрдә билгеләнгәнчә: барлык очракларда да административ хокук бозулар турында  24 сәгать эчендә  Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына хәбәр ителергә тиеш.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Яшел Үзән" озын гомерле булсын өчен ЙОДРЫКтан куркулар юк инде ул! К.М.Ф.

    2
    X