Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет корбаннары ишәя

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә Интернет-ялган корбаны булган ике кеше мөрәҗәгать итә.

Васильевода яшәүче 63 яшьлек  ир сайт аша кредит алам дип  онлайн-гариза яза.  Аңа Мәскәү банкларының берсе дип алдап шалтыраталар һәм 400 мең сум кредит бирүне тәкъдим итәләр. Әмма алар регионара документларны тутыру өчен  7 мең сум күчерү кирәклеген аңлаталар. Ир  «банк» шартларына риза булып, алар сораган сумманы күчерә.  Әмма мошенниклар моның белән генә тынычланмый, ирне тагын да ныграк «батыра»:   кредит буенча 20 мең сум күләмендә страховка түләттерә. Полиция хезмәткәрләренә  зыян күрүче акчасының Мәскәү өлкәсенә «китүен» генә ачыкларга кала.

Полициягә шулай ук  Интернет-сайт аша балалар коляскасы  сатуы турында игълан урнаштырып алданган хатын-кыз да мөрәҗәгать итә. Алучы табылып, ул колясканы беркемгә дә сатмаска кушып, задаток күчерү өчен сатучы хатыннан карта номерын, шәхси мәгълүматларын  һәм телефонга киләчәк парольне хәбәр итүне сорый. Бөтен әйтелгәннәрне үтәп, хатын үзенең картасына «мобильный банк»ны куйдырта һәм өстәвенә аны мошенникның телефонына «бәйли».  Нәтиҗәдә аферистлар аның исәбеннән 30 мең сум акчаны ала.
Хәзер әлеге фактлар буенча  тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.
Бервакытта да таныш булмаган кешеләргә шәхси мәгълүматны бирергә, алдан түләүне тәкъдим итүчеләргә ышанырга ярамый. Болар барысы да аферистлар эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск полиция интернет мошенничество