Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ингушетия» суда

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда узган атнада истәлекле вакыйга булды: 21631 проектының  кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесе суга төшерелде.

Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Горький исемендәге завод респуб­ликаның һәм Россиянең иң эре һәм мөһим оборона предприя­тиеләренең берсе булып тора. Бу хакта Алексей Песошин да тагын бер кат искәртеп үтте.  – Завод илебезнең диңгез чикләрен сак­лый торган уникаль суднолар булдырып, стратегик яктан мөһим булган дәүләт бурычларын уңышлы гамәлгә ашыра, – дип чыгыш ясады Премьер-министр.  Үз чиратында РФ Оборона министрлыгына һәм хәрби-диңгез флотына Яшел Үзән корабльләрен сайлавы өчен рәхмәтен җиткерде.
Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров исә үз чыгышында «Ингушетия» исеме бирелгән хәрби корабльнең суга төшерелүе мөһим вакыйга булуын белдерде. Чөнки бу көннәрдә Ингушетия халкы республика оешуның 27 ел тулган көнне билгеләп үтә икән. 
 

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№43).

Илсөя Завилейская фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Ингушетиядән килгән кунаклардан искиткеч нәфис бию

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев