Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Индустрия паркы яңа мөмкинлекләр ача

38 мең квадрат метр мәйданны биләгән ОZON логистика үзәген инде кулланылышка киләсе елга ук тапшырырга планлаштыралар.

«Татарстандагы Ozon логоүзәге республика халкына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруда тагын бер адым булачак. Проект кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирәчәк. Яңа объект – яңа эш урыннары дигән сүз. Электрон сәүдә елдан-ел киң җәелдерелгәндә, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуда җитди адым булачак», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 
ОZON компаниясе генераль директоры Александр Шульгин белдергәнчә, логистика үзәге республикабыз халкы өчен товарларны тизрәк алып кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге үзәкне төзүче RomexGroup холдингы генераль директоры Алексей Прокопенко хәбәр иткәнчә, инвестицияләр күләме 2 млрд сум. Һәм әлеге проект Татарстанда өченчесе. Эре компания ләргә генә түгел, ә җирле җитештерүчеләргә дә тигез мөмкинлекләр бирәчәк. Интернет аша биргән заказны тиз арада алып булачак, дигән сүз.
Шул ук көнне республика җитәкчесе Wildberries онлайн-ритейлер логоүзәгенә субай сугу тантанасында катнашты. Инде киләсе елга ук бу проект республикага 4 меңнән артык кешегә эш урыны бирәчәк. Яңа логоүзәк онлайн-комммерция үсешенә этәргеч булачак. Ә инде җирле җитештерүчеләр илебез территориясендә үз товарын сата алачак. Wildberries онлайн-ритейлер бүлү үзәге, шулай ук, Яшел Үзәннең социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) салына. Ул 100 мең квадрат метр мәйданны тәшкил итәчәк, һәм беренчесе киләсе елның беренче яртысында ук эшли башлар дип көтелә. Проект инвестиция күләме 5,58 млрд сум. 
Бу көн яңалыкларга бай булды. X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты. «Пятерочка»ның яңа бүлү үзәге Татарстан, Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртиянең йөзләгән торак пунктын азык-төлек белән тәэмин итәчәк. Заманча логистик комплекс сигез зонага бүленгән, һәммәсе дә продуктларны дөрес саклау өчен температура режимын тәэмин итә. 39.5 мең квадрат мәйданны биләүче үзәк 500 хезмәткәргә эш урыннары бирәчәк. 
X5 Retail Group кибетләрендә сатылачак продукцияләрдән күргәзмә дә оештырылган иде. Сергей Гончаров сүзләренә караганда, «Пятерочка» сәүдә челтәре җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ул Пятерочка дигэне ботен жирне билэп алды инде.