Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятьчелек интернет мошенниклар исәбенә арта

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2020 елга йомгак ясалды.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков йомгак ясап, 2020 елның гади булмавын билгели. Күп көч ковидка каршы чараларга юнәлтелгән, болардан тыш, полиция хезмәткәрләре 365 чарада җәмәгать тәртибен саклаган. Киеренкелек зур булса да, полиция хезмәткәрләре үз эшләрен лаеклы үтәргә тырыша, нәтиҗәләре канәгатьләнерлек.

Җинаятьчелек дәрә җәсе районда 100 мең кеше исәбеннән 1444 җинаять тәшкил итә. Бу беренче категориядәге башка районнар арасында иң югары күрсәткеч. Арту банк карталарыннан урлаулар, дистанцион мошенниклык һәм наркотиклар белән бәйле очраклар исәбенә булган.
– Җинаятьләрне ачу һәм булдырмау буенча эш бер минутка да туктатылмый, – дип билгели Айрат Ханбиков. – Үтерүләр, талаулар, фатирлардан, автомобильләрдән урлаулар саны кимеде. Оператив торышка карап, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен куллануга, экстремизмның һәм наркотикларга бәйле җинаятьчелекнең оешкан формаларына каршы көрәшүгә һәм халыкның социаль яктан йомшак катламын яклауга аерым игътибар бирергә туры киләчәк.

2020 елда «Осиново», «Норлат» һәм «Васильево» полиция бүлекчәләрендә теркәлгән җинаятьләр саны арткан.
Гомуми фонда «Норлат» полиция бүлегендә эш күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Әйтик, җинаятьләр ачылышы 2019 ел белән чагыштырганда 17гә кимегән, ә туктатылган җинаятьләр саны, киресенчә, 22гә арткан. Автомобиль урлап, ут төртеп яндыру буенча бер җинаять ачылмыйча калган.

Бакча өйләреннән ур лау лар буенча җинаятьләрнең начар ачылы шын хуҗаларының по ли циягә соң мөрәҗәгать итүе, видеокүзәтүләр һәм сак хезмәте булмау белән бәйләргә кирәк. Ачылмаган 34 җинаятьнең 8е – «Васильево», 4се – «Норлат», 1се – «Осиново» полиция бүлекчәләрендә һәм 21е шәһәрдә булган.
2020 елда Яңа Тура ра йонында склад комп лекс лары, интернет һәм челтәр кибетләрнең та рату үзәкләре эшли баш лау оператив торышка зур тәэ сир ясый. Ел дә вамында анда зур матди зыян китергән 22 урлау факты теркәлә. Аларның ачылыш дәрәҗәсе – бу предприятиеләрдә күп кеше эшләүгә һәм персоналның агымына бәйле. Банк карталарыннан 259 урлау теркәлеп, ул 2019 елгыдан 101гә күбрәк һәм рес публиканыкыннан да югарырак.
2020 ел нәтиҗәләре буенча, туктатылган җинаять эшләре арткан. Хокук сакчылары төзегән административ беркетмәләр (6 меңнән артык) коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле профилактик чаралар уздыруга бәйле булган.

Бүлекнең соңгы елларда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча эш нәтиҗәсе тәнкыйтькә алынган. Шулай да, хисап чорында җинаятьләрне ачыклау буенча тышкы хезмәтләр эшен уңай якка үзгәртү мөмкин булган.

Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 230 җинаять теркәлеп, ул 53кә күбрәк. 94 кешене җинаять җаваплылыгына тартканнар.
Айрат Ханбиков икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләренең эшен, аерым алганда ачыкланган җинаятьләрнең күбәюен уңай яктан бәяләде. Икътисади юнәлештә 65 җинаять теркәлгән. Әйтик, бер акционерлык җәмгыятенең вазифаи затлары төркеменә һәм коммерция фирмаларының ике директорына, бюджет акчасын үзләштергән бер филиалның элеккеге җитәкчесенә карата ачылган җинаять эшләре судка җибәрелгән.

1,3 миллион сумнан артык бюджет акчасын үзләштергән югары уку йорты белгеченә карата ачылган җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Алкоголь базары линиясе буенча 2 җинаять эше кузгатылып, 2188,165 литр алкоголь продукция се тартып алынган.
Болардан тыш, әлеге бүлек хезмәткәрләре тарафыннан яңа коронави рус инфекциясе таралу про филактикасы буенча шәхси эшмәкәрләр, вазифаи юридик затларга карата 266 беркетмә төзелгән, шул ук вакытта коррупция юнәлешендә ачыкланган җинаятьләр саны 15тән 7гә, вазифаи җинаятьләр 14тән 3кә кимегән.

Хокук сакчыларына яшүсмерләр кылган җинаятьләр дә зур проб лема тудыра. Былтыр яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр 84тән 101гә арткан. Һәм ул республика күрсәткеченнән дә югарырак. Аларның артуы серия ле җинаятьләр, шулай ук, 2019 елда кузгатылган һәм 2020 елда судка җибәрелгән эшләр исәбенә булган.

Мондый җинаятьләрне кисәтү максатыннан хезмәткәрләр профилактик әңгәмәләр уздыра, спиртлы эчемлек кулланучыларны ачыклый, үз бурычларын үтәмәгән ата-аналарны административ җаваплылык ка тарта. Нәтиҗәдә, 2020 елда 148 ата-ана исәпкә куелган.
Участок уполномоченныйлары эшенә дә Айрат Ханбиков аерым урын бирә. 2020 елда участковыйлар тарафын нан гражданнардан килгән 19043 гариза һәм мөрә җәгать каралган. Бу 2019 елгыдан 954кә күбрәк. Әмма 288 җинаять ачы лып, ул 22гә кимрәк булган.

Юл хәрәкәте өлкәсендә әлегә уңай якка үзгәреш сизелми.Юл-транспорт фаҗигаләре 105тән 108гә, һәлак булучылар 15тән 18гә арткан. Җә рәхәтләнүчеләр 2019 ел дәрәҗәсендә калган.

Юл фаҗигаләренең шәһәрдә Столичная һәм Гоголь урамнарында, вакыты буенча 18дән 24 сәгатькә кадәр һәм җомга көннәрендә күбрәк чыгуы күзәтелә.

180457 административ хокук бозу очрагы теркәлгән (2019 елда – 292816). Кимү фотофиксация камералары ярдәмендә ачыклаулар исәбенә булган. 346 автомобильче исерек килеш тотылган.
Хисап тоткан эчке эш ләр бүлеге җитәкчесе белдерүенчә, район халкының ышанычын югалтмау, көннәрен имин һәм тотрыклы итү өчен тәүлекнең 24 сәгатендә дә тәртип сак ларга һәм үз бурычларын үтәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев