Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Имтиханнар тәмам: нәтиҗә шатландырамы?

Чыгарылыш сыйныф укучыларының гына түгел, ә әти-әниләренең дә төн йокыларын качырган дәүләт имтиханнары тәмам.

Азрак булса да җиңел сулап куяр вакыт. Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәбе укучылары  сынауларны ничек тапшырды, узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләр нинди? Шушы барлык зур эшкә якынча йомгак ясар өчен район һәм шәһәр мәктәбе директорлары киңәшмәгә җыелды. Нәтиҗәне тыңларга район башлыгы Александр Тыгин да килгән иде.

IX сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханын быел 1461 укучы тапшырды.  Моның өчен 7 пункт оештырылган иде. Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк.

697 укучы өстенлекне җәмгыять белеменә биргән, аннан кала информатика һәм инде өченче урында география. Киңәшмәдә һәр фән буенча анализ ясалды, укучылары түбән билге алган мәктәп директорларына шелтә белдерелде. Авыл мәктәпләренә килгәндә таблицада гел алдынгы урыннарда торган Олы Ачасыр, Күгеш, Акъегет мәктәпләрен атап, афәрин дияргә була. Балалар аз булу да үз нәтиҗәсен бирми калмый, укытучылар һәммәсе белән дә шәхсән шөгыльләнә. Иң авыр фәннәрнең берсе – инглиз телен 11нче мәктәптән тапшырган өч укучы да «5»ле алган. Төп дәүләт имтиханын биреп, һәркемгә өлгергәнлек аттестаты тапшырылды.

  – Ике ел элек дәүләт аттестатын алу өчен ике фәннән генә имтихан бирсәң була иде. Хәзер исә таләпләр катгыйланды. Рус теле белән математикадан кала тагын ике предметны сайларга кирәк. Менә монда күпләр кирәк булган өчен генә, үзләренә җиңел дип уйлаган фәнне сайлый һәм нык ялгыша, – дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.
 

Дәвамы газетада (№ 49)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев