Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иммунитет 15 айга кадәр саклана

Галимнәр коронавирус белән авыручыларның иммунитетының ничек озак саклануын ачыклаган.

Коронавирус белән авыручылар ның иммунитеты 15 айга кадәр саклана. Швеция һәм Италиядә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, галимнәр әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Эш авторлары covid-19 белән авырган 136 пациентның кан анализын алган, аларда авыру төрле формада булган. Моннан тыш, контроль сайлау өчен коронавируска ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән расланган 108 кеше плазмасын кулланганнар.

Антитәнчекләрнең иң чик күрсәт кечләре кешеләрдә инфекциядән соң 15-28нче көнгә теркәлгән. Аннары, киләсе 6 ай дә ва мында титрлар кимегән, шуннан соң алар 15 айга кадәр тотрык лы сакланган. Барыннан да озаграк антитәнчекләрнең югары дәрәҗәсе коронавирус белән авыр формада чирләүчеләрдә күзәтелгән.

Галимнәр шулай ук вакцинациядән соң COVID-19га иммунитетның күпме саклануын бәяләгән. Әйтик, беренче прививка ясатып, 14-35 көннән соң антитәнчекләр титрлары авыру йоктырганнан соң авырып 6 ай узган кешеләрнең кебек үк була. Икенче компонентны керткәннән соң күрсәткечләр сәламәтләнүче пациентларныкы кебек үк максималь дәрәҗәгә туры килә.

SARS-CoV-2 төп штаммыннан тыш, галимнәр бета–, гамма – һәм дельта-вариантларга карата антитәнчекләрнең нәтиҗәлелеген 15 айга кадәр тикшергән. Алар антитән чекләрнең нейтраль активлыгының, азрак булса да, коронавирусның бу вариантлары өчен дә саклануын
раслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев