Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Иминлек тәгәрмәче – 2018”

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләрне яшь инспекторлар отрядларына җәлеп итү максатыннан чыгып, 25 апрельдә балалар иҗаты үзәге базасында яшь инспекторлар арасында “Иминлек тәгәрмәче” юл хәрәкәте конкурсы уздырылды.

Анда район һәм шәһәрнең 16 мәктәбеннән яшь инспекторлар командалары катнашты.

Конкурста катнашучылар төрле этапларда  көч сынашты. Ә “ЮИД хәрәкәтенә 45 ел” иҗади конкурсында  һәр команда жюри һәм тамашачы хакимлегенә иҗади чыгышларын тәкъдим итте.

Бәйгедә берсүзсез 1нче лицей командасы җиңде һәм  алар  Чаллыда 2019 елның 2 маенда булачак республика ярышларында да катнашачак.

II урынны – Татар Танае урта мәктәбе,

III  урынны Әйшә урта мәктәбе алды.

Җиңүчеләргә - кубоклар, грамоталар һәм велосипедлар, калган катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар бирелде. Бүләкләр белән “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе тәэмин итте.

Ел саен “Иминлек тәгәрмәче” катнашучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Бу балалар хәзер бервакытта да юлда кызыл утка чыкмаячак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен алар яттан белә.

Юлия Львова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования БЕЗОПАСНОЕ КОЛЕСО фигурное вождение велосипеда