Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иминлек каешын» тикшерү чарасы башланды

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 11 июленнән 10 августына кадәр республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2нче пункты нигезендә, куркынычсызлык каеш лары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Кагыйдә бозу очраклары автомат режимда фотовидеофиксация комплекслары тарафыннан, транспорт чаралары милекчеләрен административ җаваплылыкка тарту белән гамәлгә ашырыла.
Куркынычсызлык каеш ларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирларыныкын 25%ка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев