Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Имин балачак»

Караңгы вакытта яисә эңгер-меңгердә җәяүлеләргә киеменә уткайтаргыч әйберләр тагып йөрү кирәклеге турында хәзер күп язабыз. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бу хакта һәрдаим кисәтә. Чынлап та, менә шушы кечкенә генә элемент  сезнең гомерне саклап калырга мөмкин. Транспорт чаралары көннән-көн арткан заманда бу бик актуаль. 
Бу хакта, бигрәк тә, балаларга аңлату зарур. Шул уңайдан, ягъни балалар  арасында җәрәхәтләнү очракларын киметү максатыннан чыгып, күптән түгел Яшел Үзәннең 15нче мәктәбе каршында эшләгән лагерьда «Балачак имин булырга тиеш» дип аталган акция  уздырылды. ЮХИДИ инспекторлары  шушы чара кысасында балаларга  ничек итеп юл кагыйдәләрен үтәргә, уткайтаргыч элементлар тагып йөрергә кирәклеген аңлатты. Шундый ук очрашу 5нче гимназиядә дә уздырылды. 
Мондый чаралар, гадәттә, балалар хәтеренә нык сеңеп кала. Чөнки, инспекторлар юл кагыйдәләре турында сөйләп кенә калмый, ә кызыклы фильм­нар да күрсәтә, белешмәлекләр дә тарата, истәлекле бүләкләр дә бирә. Әмма, балаларга инспекторлар кисәтүе генә җитеп бетмәскә мөмкин. Ата-аналарның да даими аңлатып торуы кирәк. Балаларыбыз иминлегенә барыбыз да игътибарлы булыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев