Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Имеш фатирыннан куып чыгаралар

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, йорты авария хәлендә булган 92 яшьлек тыл хезмәтчәне, Мәрфуга Гадиеваны «урамга куып чыгарырга» исәп тотмый, чөнки аңа яңа йортта фатир билгеләнгән.

Гадиеваның кызы Дания перминова социаль челтәрләрдә җирле хакимият аның әнисен имеш авария хәлендәге йорттан, альтернатив торак тәкъдим итмичә, урамга куып чыгара, дип сөйли. Ханым билгеләп узганча, бәйсез экспертиза йортның 46 проценты гына тузганлыгын күрсәтә. Аның каравы суд йортны авария хәлендә һәм аннан халыкны күчерергә кирәк дигән карар чыгарган. 
Тыл хезмәтчәне яши торган йортны махсус комиссия тузган торак дип билгеләгән. Фатирның милекчесе, ул Гадиеваның кызы, ә пенсионерка анда теркәлгән генә, бу бәяләмә белән килешми һәм судта инкарь итә. Тик суд экспертлар нәтиҗәсен дөрес дип таба. Инде йортны авария хәлендәгеләр статусына керткәч, торак бәясе билгеләнә. Перминовадан сатып алу бәясе 700 мең сум, квадрат метры 11 мең сумнан чыгып исәпләнгән. Әмма фатир милекчесе бу акчаны алудан баш тарта. 
– Ул тәкъдим ителгән бер бүлмәле фатирга күченүдән баш тартты, моны яңа торакның мәйданы сизелерлек ким булу белән аңлатты. Авария хәлендәге торактан күчерү һәм яңа фатирлар бирү тәртибен көйләүче гамәлдәге законда фатир мәйданнары тигез булырга тиеш дигән әйбер юк. Хәзер тузган торактан күченгәндә, фатир суммасын бәяләгәннән соң, сумы сумга туры китереп тәкъдим ителә. Кеше бу фатирга күчми генә акчасын  алып, яңа булмаган йорттан сатып алырга мөмкин, – дип аңлатты район Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов. Гамәлдәге закон нигезендә, Гадиеваның кызына фатир милекчесе буларак, 700 мең сум нотариус исәп-хисабына күчерелде, чөнки ханым акча алудан баш тарта. 
Алай гына да түгел, аның сүзләре буенча, әлеге гаиләгә яңа йортта 20 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир беркетелгән.
– Формаль төстә олы яшьтәге ханымның, тыл хезмәтчәненең, фатир милекчесе булмый торып, авария хәлендәге торактан күченү программасына катнашы да юк.  Ә аның кызы тәкъдим ителгән вариантлардан баш тарта. Шулай итеп, пенсионер бу хәлнең корбаны булган. Тик аны урамга куалап чыгаралар дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Без беркемне дә урамга чыгармадык һәм чыгарырга җыенмыйбыз да. Юридик яктан тыш бит әле кешелек­лелек  сыйфатлары да бар, – дип ассызыклады Денис Анисимов. – Без закон чыгаручылар түгел, ә аларны үтәүче генә. Икенче яктан халкыбызның конкрет, шәхси проблемаларын чишәргә тиешбез. Барлык юридик моментларга ярашлы рәвештә безгә бу сорауны хәл итәргә кирәк.

Фото: activatica.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшел Үзән шушы әбиебезне дә яклый алмады, ә бит мондый кимсетелгәннәрне җәмәгатьчелек яклады, халык хокукы...