Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Завилейская: “ Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!”

“Яшел Үзән” бүләкләр өләшә башлады.Ни кызганыч, бүләкләрне лоторея уйнаткан кебек кенә уйнаттык шул, газетага язылучыларның барысына да бүләк алырлык хәлебез юк. Кызганыч, күпчелек шулай аңлаган булып чыкты.

Октябрь аенда үзәк почта  акция үткәрде. Әлеге акция буенча  өч көн аралыгында “Яшел Үзән” газетасына К.Маркс урамындагы үзәк почтага килеп язылучыларның һәрберсенә бүләк бирелә, дип язуыбызны, күпләр  аңлап җиткермәгән булып чыкты.

Редакциянең бүләк яктырткычын Васильево бистәсендә яшәүче Әлфия Шиһабиева откан иде.  Отучылар исемлеге  газетабызның җомга санында басылып чыкты, Әлфия апа  иртән иртүк   редакциядә иде инде.

Әлфия ханым тумышы белән  Сарман якларыннан. “И Әлфия апа, Сарманда тугач,  район газетасы сезгә кызыклы да түгелдер инде!” диюебезгә “Яшел Үзән” туган  ягыма әйләнеп бетте.  Бирегә моннан 56 ел элек килеп урнашкан идек бит инде.  Башта Яшел Үзәндә яшәдем, аннары Васильевога күчендек. Васильевода 25 ел кибеттә саттым. Газета кызыклы, матур гына язмалар басылып чыга.  Яратып укыйбыз. Хәзер, кыш көне эш тә артык юк бит инде. Җәй көне бакчада мәш киләбез.  Улым да, кызым да Васильевода яши. Әле генә улымның 50 яшьлек юбилеен бик матур итеп бәйрәм иттек. Оныкларым килә. Менә шулай матур гына яшәп яткан көннәребез!” дип  тормышы белән таныштырды ул безне.

Газета турында җылы сүзләрегезгә рәхмәт, Әлфия апа! Киләчәктә дә бергә булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку редакция газеты «Яшел Узэн» наши подписчики