Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Бәдретдинова : "Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына,берлегенә ышанам"

Минем бу постны "нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде" дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам...алдан ук әйтәм,бер кемне үпкәләтергә теләмим!

Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола...
Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш ул закуска һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икечесе әйтә мөселманнарга балык ашарга ярамый ди...чөнки ул чалынмаган. Өченчесе әйтә өстәлдә бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш ди. Гомумән аңлатыгыз әле мин җүләргә ,хәләл кибеттән алган күкәй белән,базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә уйлап утырам...безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык.
Ә нинди була ул хәләл туңдырма?
Аннан аңламыйм...хәзер хәләл каш ясау модага керде. Җонны йолку ярамый..Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы?
Тырнакны буярга ярамый...ә битне ярый..Анламыйм бит(((
Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый,чөнки бу "Аллаһының биргәненә каршы килү" дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда...
Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә...(((
Без бәләкәй чакта корбан итнең сөякләрен җиргә күмәргә кирәк,этләргә бирергә ярамый диләр иде. Соңрак бәйдәге эткә бирергә ярый башлады. Ә хәзер...?
Шәһәр җирендә йөзләгән сарык бер көндә чалына һәм эшкәртелә. Сөякләрен ,эч башларын тиресен кая куялар икән? 
Безгә әбиләребез Ходай бар ул дип өйрәтте. (Хәттә Ходай бабай дип) Ә хәзер Ходай дияргә ярамый. Нигә шулай өйрәттеләр микән безне?
Дин инстаграмга ничек карый икән? Мин юри генә миңа килде-китте ямьсез сүзләр язып ятучыларның битләренә кереп чыктым бер көн...күрүемчә алар да изге юлда...фотоларында шулай күренә.
" Син корбан гаете көнне булса да фото куймыйча тор инде," дип язалар миңа. Мин монда яхшы,монда начар була белмим...Мин стабильно начар... Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына,берлегенә ышанам! Кулымнан килгәнчә белгәнемне укыйм...Ышанган,чынлап та акыллы диндәге кешеләрне бик нык хөрмәт итәм. 
Ләкин соңгы вакытта коръәнгә обновленияләр киләме соң...аңламым...
Аңлатыгыз әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадерле дуслар, танылган җырчы әлеге язмасында соңгы елларда диндәге аш уздыруга карата үзенең уй - фикерләре белән уртаклашкан. Сез бу хакта ни дип уйлыйсыз? Шәрехләрдә (комментарий) безнең белән дә уртаклашыгыз әле, сездә ашлар ничек үтә, һәм аларны уздыруда соңгы елларда нинди яңалыклар бар?