Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсур Мортаза: «Тамашачыга күп кызык кирәк»

«Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар өчен Яңа ел төнендә күрсәтелә торган бәйрәм тамашасын яздырды. Берничә ел дәвамында тамашага сценарийны юморист һәм шоумен Илсур Мортаза яза.

– Телеканалны Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә күпләр яратып карый. Яңа ел тамашасына сценарий язу эше төрле төбәкләрнең кызыксынуларын исәпкә алып башкарыламы? Гомумән, тамашага сценарий язу катлаулы булдымы?
– Бу эшне авыр яки җиңел дип әйтеп булмый. Ул зур хезмәт, ә эш барышында бу беленми. Сценарий «Яңа Гасыр» телевидениесе белән килешеп һәм киңәшләшеп язылды. Без эшнең һәр этабына аерым тукталдык. «Яңа Гасыр» белән гомер буе таныш, озак еллар бергә эшлибез. Бәйрәм булгач, җиңел булырга тиеш. Яңа ел табыны артында кеше күңел ачып, кәеф-сафа корып утыра. Минемчә, телевизор караучы өчен тамаша яраткан артистлары белән көлешә-көлешә Яңа ел бәйрәмен каршы алган кебек булырга тиеш. Алдыбызга куелган бурычка ирешербез дип уйлыйм. Төшерелгән бәйрәмнән канәгать калдык.
– Сез җырчы да, менә дигән юморист та саналасыз. Яңа ел тамашасына сценарий язу барышында кайсы өлешне беренче урынга чыгарасы килде – җырнымы, әллә юморнымы?
– Сценарий язу бөтенләй икенче сәнгать. Анда син барлык якларны исәпкә алырга тиеш. Һәр язган сүзеңдә мәгънә балкып торсын – төп эш принцибы шундый. Бу эшнең үз кагыйдәләре бар. Җырчыларның тамашада кайсы җырларын башкарасы билгеле булса, сценарий язу эше тагын да җиңелрәк булыр иде, әлбәттә.
 –  Ничек уйлыйсыз, идеаль Яңа ел тамашасы нинди булырга тиеш һәм федераль телеканалларда күрсәтелгәннәрен шундый дип әйтергә буламы?
– Беләсезме, «идеаль» сүзе – бик куркыныч сүз ул. Гомумән, табигатьтә һәм безнең тормышыбызда идеаль булган бер нәрсә дә юк. Күңелле булсын өчен омтылыш кирәк. Кайвакыт федераль каналларда да карап булмаслык тамашалар төшереп куялар. Берара, «Старые песни о главном» дип, үткәннәрне яңартып алдылар. Миңа андый тамашалар, дөресен әйтим, күбрәк ошый иде. Хәзер дөньясы да икенче бит, һәрбер кеше, үзе дә сизмәстән, яшәү рәвешен шул дөньяга кора. Яңа ел тамашачылар өчен Сабантуй кебек номенклатур бәйрәмгә әйләнеп барудан куркам мин. Шулай да Яңа ел бәйрәме озак еллардан соң да үзе булып калыр дип ышанам.

Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев