Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсур Касыймов үз музеен булдырган

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Соң булса да, уң булсын, ди безнең халык, шуңа күрә, мин сезне – яратып укый торган газетабызны чирек гасырлык юбилее белән котлыйм. Киләчәктә тагын шулай күп юбилейларны исәнлектә каршы алырга насыйп булсын иде.

Менә алдымда «Яшел Үзән»нең 16 октябрь саны. Монда фотолар: барысы да таныш, бөтенесе белән дә аралашкан яраткан журналистларыбыз, араларында яңалары да бар. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек. Районга чыккач машинагызга бензин салган чаклар да булды, фермаларга бергә бара, төрле кичәләр оештыра, көчебездән килгән кадәр булыша идек. Бөтенесе дә якыннар, матурлар. Сезне газетадан күргәч, күзләргә яшь килде. Бергә эшләгән чаклар күз алдыннан узды. Һәрвакыт шулай матур булып калыгыз, бәйрәмегез белән.

Мин сезгә Рус Әҗәлендә яшәүче Илсур Касыймовның үзенең ишегалдында ял итәр өчен салынган кечкенә йортта музей булдырып, авыл тарихчысына әверелгәнен язарга булдым.

Авыл көнкүрешендә очрый торган борынгы бөтен экспонатлар бар анда. Шушы музейны ачу теләге кинәт кенә туа. Авылның олырак кешеләреннән, «Чормаларыгызда иске-москы әйберләрегез ятмыймы, калмадымы?» – дип сораштыра башлый. Тирә-күрше авылларны да йөреп чыга. Аннан Кайбыч, Апас, Буа районнарын әйләнә. Эзләнә торгач, төрле авыллардан кешеләр музейга үзләренең әби-бабайларыннан калган экспонатларын китерә башлый. Илсур бик кызыксынучан кеше, ул күптәннән авыл тарихын өйрәнә, музей эшенә дә бөтен җаны-тәне белән бирелеп тотына. Ике-өч ел тырышып әйберләр җыя, кайберәүләр үзләре дә китерә. Яңа әйбер бирсәләр, йә үзе тапса, кош тоткандай сөенә. Хәер, шулай бу эш белән җенләнмәсәң, аны ерып та чыгып булмас иде.

- Менә монысы җилпуч, агач көрәк, гөбеләр, кырлы бәләкне, мәсәлән, кешеләр хәзер белми дә. Кер юу машинасын элек шул алыштырган. Итек басканда киезне керештерү өчен дә кулланганнар. Татар Әҗәленнән кайткан кабык бишек, элек аны юкә кае рысыннан ясаганнар. Менә агач тәпәннәр, арба тәгәрмәчләре,

Наратлыдан кайткан чана, Шүширмә авылында табылган ат сабаны, чуен тоткычлары, самоварлар, карт әбисенең кияүгә чыккан вакыттагы сандыгы. Апас районыннан элеккеге туку станогы, шул ук районның Барыш авылы мулласының намазлыклары, камыт, дугалар, йөгәннәр, тагараклар, тегермән ташы, – дип таныштыра музейга килүче авылдашларын Илсур Касыймов.

Иң борынгы экспонатлар рәтенә мамонт теш казнасын кертергә мөмкиндер. Анысын Татар Наратлысы авылыннан китергәннәр. Музейдагы 1812 елгы үлчәү, чәй савыты, 1890 елгы хатын-кыз күлмәкләре, шулай ук кадерле табыш буларак саклана.

Бөек Ватан сугышы елларыннан исән калган керосин лампасы, стена сәгате, көзгеләр, радиоалгыч, каен тузыннан ясалган тырыс та бар. Төрле милләт киемнәре, Профсоюз, комсомол билетлары, совет чоры акчалары, значок, орден-медальләр дә бер почмакта урын алган.

Сөлгеләргә аерым урын бирелгән. Карт әбисенең туу турындагы танык лыгы бар, ә шәкерт дәфтәре (1899 елгы) Наратлыдан Гайнан Сабитовныкы.

– Бәйнә-бәйнә һәр әйбер турында сөйләп, тарихчы булып беттем инде, яшь буын суканың да нәрсә икәнен белми бит хәзер. Аңласыннар өчен «предок мотоблока» дип тә аңлатам, – ди ул.

Һәр кеше үзенең нәсел тарихы белән кызыксынырга тиеш. Ул әтисе ягыннан шәҗәрәне тугыз буынга кадәр ясаган. Архивлардан эзләп табып, XVII гасырга караган мәгълүматлар тапкан, әнисе ягыннан әлегә биш буынга кадәр барлаган, әле алда эшлисе бар. Музей эше белән кызыксынуы да шәҗәрә төзүдән башлангандыр әле. Илсурның киләчәктә музейны тагын да үстерәсе килә. «Газета укучыларның чормаларында, иске өйләрендә экспонат булырлык әйберләр сакланып калган икән, рәхәтләнеп кабул итәр идек. Тарих онытылмаска тиеш, киләчәк буын боларны күреп, белеп үсәргә тиеш», – ди ул.

Күптән түгел «ТНВ планета» каналыннан «Татарлар» тапшыруы журналистлары да ошатып киткән иде, телевизордан да күрсәттеләр.
Барчагызга да күп сәламнәр белән,
28 ел Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән
Мөслимә апагыз Таһирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев