Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илнар Сәйфиев: «Мин – декретта, ә Ленар өчен җавап бирә алмыйм»

Соңгы арада Илнар Сәйфиев сәхнәдә бик күренми, тамашачы хәтта борчыла башлады. Җырчының хәлен белеп шалтыратырга булдык.

- Хәерле көн! Ни хәлләрегез бар?
- Исәнмесез! Бар да яхшы, Аллага шөкер! Балалар күп булгач, алар белән мәш киләм. Ләйсәннең берүзенә генә авыр, ярдәм итешергә кирәк. Үземне декрет ялында дип әйтсәм дә була. Бер баланы үстерүе әллә ни авыр түгел, ә менә берьюлы өчне?!

Тамашачы хәтерлидер, ярты ел элек игезәк балаларыбыз туды. 4 яшьлек Ләйләбезнең хәзер Аяз энесе һәм Айзилә сеңлесе бар. Шулар белән уйнап, шаярып, күбрәк вакытны уздырасы килә. Әле кичә “ватрушка” дигән чана алып, рәхәтләнеп шудык. Балакайлар бигрәк тиз үсә бит, шуны күреп калырга иде. Әзрәк үссеннәр дә, аннары гастрольләргә чыгып китәрмен дип торам.

- Тормыш иптәшегезгә ярдәмгә бала караучы яллассагыз уңайлырак булмасмы?
- Юк, балаларымны күрәсем генә килеп тора. Әлегә алардан аерылу бик авыр. Аннары чит кешегә дә ияләштерәсе килми.

- Олы кызыгыз Кыш бабайны көтәдер инде?
- Ничек кенә көтә әле?! Теләкләренә көн дә нәрсә дә булса өстәлеп тора. Телевизорда, интернетта уенчык рекламалары күп бит. “Әтикә, шул кирәк!” – дип кенә тора. Ул курчакларының нинди генә төре юк?! Артык очындырмыйм дисәң дә, бала теләген үтисе килә.

- Ленар Сәйфиев та хәзер күренми...
- Аның өчен җавап бирә алмыйм, үзеннән сорагыз. Нишләп ятадыр?! Аның бит хатыны да, балалары да юк: гастрольләрдә йөреп кайтса була. Хәзер без бик сирәк күрешәбез, минем үз мәшәкатьләрем.

Илнар бик кабаланып сөйләште, ике баласы да кулында иде. Ахырда берсе телефонын тартып алды да, шуның белән сөйләшүебез өзелде. Күп балалы әтигә уңышлар телибез!

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада ильнар сайфиев

2
X