Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җилкендердең, әй Сабантуй, хисләрне, күңелләрне

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй да гөрләп узып китте. Аның быелгысы кайсы ягы белән истә калды соң? Кыскача күзәтү һәм нәтиҗә ясыйк әле.

Мирный бистәсендәге мәйданда узган Яшел Үзән сабан туенда якынча 27 мең кеше катнашкан. Халык, чынлап та күп иде. Көне дә бит аның искиткеч матур булды. Гадәттәгечә, кунакларны, ә алар арасында РФ Дәүләт Думасының Федераль чакырылыш депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ра­йон башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар бар иде, милли ризыкларыбыз белән каршы алдылар. «Татар авылында» күренекле Шырдан катыгыннан, тәмле камыр ашларыннан авыз иттеләр. Өске мәйдан белән танышканнан соң, бәйрәм тантаналы төстә шәһәребезнең бию иҗат коллективларына йөрүче балаларның тырышлыгы ярдәмендә әзерләнгән тамаша белән башланды. Хәер-догасын һәм изге теләкләрен районның имам-хатибы Габделхәмит Зиннәтуллин җиткерде. Кунаклар котлавыннан соң, мәйдан түренә элеккеге Сабантуй батырларын әләм күтәрү өчен чакырдылар. Инде бәйрәмнең төп хуҗалалары кыр батырлары бүләкләнгәч, уеннарга старт бирелде. 
Сабантуйны җыр-моңнан башка күз алдына китерүе мөмкинме соң?! Шуңа да, быел Казаннан нинди артист килә икән дип, газета укучыларыбыз алдан ук кызыксынды. Әмма, ни гаҗәп, татар эстрадасының йөзләгән җырчысы арасыннан Яшел Үзәнгә килерлек артист табылмаган икән. Дөрес, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле мәйданны дер селкетте. Әмма халыкның бит ел саен шушы фольклор ансамбльне генә карыйсы килми. Чыгыш ясаган калган җырчыларның исем-фамилиясен моңа кадәр ишеткәнем юк иде, кызганыч ки. Шулай булгач, күңел көткән концертны карарга насыйп булмады быел.
Концерт күргәнегез юкмы әллә, дип каршы чыгучылар да булыр әле минем фикеремә. Сабантуйның төп бизәге бит – милли көрәш. Эх, ул мәйдан уртасында тезелешеп баскан, бил алышырга әзерләнүче көрәшчеләрне күрсәгез икән?! Дулкынланулары әллә каян сизелә, алардан бигрәк тренерлары борчыла. Шундый зур мәйданда күпме күз, күпме кеше күзәтеп торганда сынатасы киләме соң? Әле бит бүләге дә нинди! «Ак барс» суднолар төзү корпорация­се» быелгы бәйрәмнең  генераль спонсоры иде. Һәм корпорация әзерләгән «Лада гранта» автомобиле хуҗасы булырга кем генә хыялланмады икән. Хәер, инде ничә еллар баш батыр калган Осиново егете Фирдүс Зәйнуллинны мәйдан түрендә күргәч, бу хыяллар чәлпәрәмә килгәндер. Чөнки Яшел Үзән көрәшчеләре арасында Фирдүсне күтәреп алып, сала алган кеше юк әле. Шуңа да, йә, кем батыр калыр икән, дигән сорау тумады. Күпләр финалны карап та тормый, өйләренә таралышты. Һәм бу урында сорау туа: ел саен берүк кеше батыр калу дөресме?

Дәвамы газетада (№42)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз авыл кешелэрен корэштерергэ кирэк, югыйсэ ябык кына корэшчене алып батырдай корэшче ега да ега инде. Дорес тугел конечно. Каян булсын батырлар, хаман бер кешене катнаштыргач.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Фирдус! Э калганнарга кубрэк тренироваться итергэ кирэк.