Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиләк яки яшелчәләрнең + һәм - яклары

Кавыннар сатуга чыкты. аны теләсә күпме һәм теләсә кайчан ашарга ярыймы соң?

КАВЫН

+ Аны ашаганнан соң 4 сәгать берни дә ашамаска кирәк, ул бик авыр эшкәртелә һәм моның өчен вакыт кирәк. Моннан тыш кавын организмны чистарта, аңа һич комачауларга ярамый. Шулай булгач, десертка бер - ике кисәк ашагыз да, аңарга үз эшен эшләргә мөмкинлек бирегез. Орлыкларын да ташламагыз. Аңардан он ясап, биткә дымландыргыч маска әзерләп була һәм берәр чеметем онны чәйгә кушу да файдалы – ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

  • Кавынны ит ризыкларыннан соң ашарга ярамый. Бу костыруга яки эч китүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук кабыгына кадәр дә ашарга ярамый, ул аның сырлысырлы һәм анда бик күп нәрсәләр туплануы бар. Нитратсызын сатып алырга тырышыгыз. Моны белү өчен аны иснәп карагыз – начары иссез була. Шуны да истән чыгармагыз: бал кортлары һәм шөпшәләр химияле продуктларны урап оча.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев