Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илфат Гыйбадуллин: «Һәр рольне йөрәк аша кичерәм»

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты, Олы Ачасыр егете Илфат Ирек улы Гыйбадуллин бүген безнең газетабыз кунагы.

Яшь, талантлы якташыбызны белмәүчеләр сирәктер. Чөнки аны соңгы арада телевидениедә дә, җырчыларның клипларында да, ра­йоныбызда узган мәдәни чараларда да еш күрәбез. Туган авылында концерт куярга әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә мин дә Илфатның койрыгын кыстым әле. Һәркем белән әллә каян елмаеп исәнләшүче, ачык күңелле, гап-гади авыл егете ул, сорауларыма да бик җиңел һәм чын күңеленнән җавап бирде.
– Илфат әйт әле, ни өчен артист, бу хыял кечкенәдән бар идеме? Хезмәт хакы да ир кеше өчен әллә ни күп түгел дип беләм.
– Артист булу хыялы балачактан ук бар иде. Чөнки мәктәптә үткәрелә торган төрле чараларда катнаштым, мәдәният йортында концертлар була калса жырлый идем, мәзәкләр сөйләдем. Шуңа күрә 11нче сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйламый, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына юл тоттым. Театр факультетының актерлык осталыгы бүлегенә укырга керә алуыма ышанмыйча тордым әле башта. Минем өчен бу бик зур җиңү булды. Артист һөнәре, әлбәттә, җиңел тугел. Акчасы аз, ләкин күңелем шул юнәлешкә ятты. Күп артистлар кебек театрдан тыш туйлар, юбилейлар алып барам. Булганына канәгать, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме сәламәтлек булсын.
– Синең төп рольләрдә уйнавыңны күреп, әлбәттә, шатланабыз. Яшь артист өчен бу зур дәрәҗә. Беренче уйнаган ролеңне хәтерлисеңме, курку булдымы?
 

Әңгәмәне тулысы белән газетада укырга мөмкин (№50)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев