Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илфат Габдрахмановның ни сәбәпле үлүе билгеле

"Татар-информ"ның кайбер әңгәмәдәшләре Илфат Абдрахманов Covid-19ны концертларының берсендә йоктырган, бу аның вакытыннан алда үлеменә сәбәп булган, дип саный. Башкалар, аңарда үпкәләрнең яман авыруы булган, дип хәбәр итте. Әмма Илфатның бертуган апасы Фирая Габдрахманова да бу фикерне кире какты.

Владимир Васильев: "Моның сәбәбе, аңа кислород җитмәүдән хәле начарлануда. Аңарда астма, үпкә эмфиземасы иде. Хастаханәгә йөрергә яратмады... Аны хастаханәгә озаткан көнне хәле чыннан да начар иде, "ашыгыч ярдәм" килде һәм алар аны өйдә калдырырга батырчылык итмәде. Хастаханәдә ул өч тәүлек кислород астында булды. Ни өчен аңа ярдәм итә алмадылар, үзебезгә дә аңлашылмый ", - диде ул.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, башта Илфат инфекция хастаханәсенә озатыла, анда барлык кирәкле анализлар алынган һәм компьютер томографиясе ясалган. Аннан ул 18 шәһәр хастаханәсенең пульмонология бүлегенә күчерелгән, реанимациядә булган. Фирая Габдрахманова энесе белән аны әниләре үстерүен билгеләп үтте. Элек алар Яшел Үзәндә яшәгәннәр, әмма Илфат Казанга күчкәч, аның артыннан алар да күченгән.

"Без бер гаилә булып яшәдек, мин ике-өч йорт аша гына торам. Беренче булып ул фатир сатып алды, аның өчен без дә күчендек. Һәр көнне аралаштык... Ул беркайчан да хәлем начар дип зарланмады, ә аңа бит бик авыр иде - астма..." – дип сөйләде телевидение алып баручысының апасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильфат абдурахманов причина смерти