Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп – чәчәкләр

Ватанны саклаучылар көне - дан-шөһрәт, кыюлык һәм батырлыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул барлык ир-атлар тантанасы, чөнки туган җиребезне саклау аларның бурычы. Бу көнне Ватанны үзләрен аямыйча басып алучылардан саклаучыларны, бүгенге тыныч вакытта да әлеге бурычларын үтәүне дәвам итүчеләрне данлау гадәткә кергән. Хөкүмәтебез елдан-ел әлеге бәйрәмнең патриотик ягына игътибарны арттыра. Һәйкәлләрне, мемориалларны чәчәкләргә күмү күркәм традициягә әйләнде.

Яшел Үзәнебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар гөрли. Бүген, бәйрәм кысаларында, илебез иминлеге өчен көрәштә башларын салган каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салу чарасы узды. Анда районның Башкарма комитеты, Хәрби комиссариат,  Ветераннар советы, яшьләр оешмалары һәм хөрмәтләрен белдерергә килгән яшел үзәнлеләр катнашты. Бер минут тынлыктан соң, халык тыныч кына чират агымы булдырып, гөл бәйләмнәрен тотып мәңгелек ут янына, герой якташларыбыз аллеясына һәм Әфганчылар һәйкәле янына атлады.

Әлеге бәйрәм барыбыз өчен дә бик әһәмиятле. Бу көнне без армиябезнең каһарман тарихын искә алабыз һәм хөрмәтлибез, илебез хәрби хезмәткәрләренең батырлыгы һәм ватанпарвәрлеге турында сөйлибез. Һәм монда, ветераннар белән бергә мәктәп балаларының чәчәкләр салуы кебек буыннар бәйләнеше бик мөһим. Ватаныбызны саклаучылар турындагы истәлек һәммәбезнең йөрәгендә яшәргә тиеш. Алар үзләренең исемнәрен Россия тарихының алтын битләренә язды,  дип ихтирамын җиткерде Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин.

Сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә сузылган дәһшәтле вакытлар һәм моңарчы күрелмәгән язмышлар сынавы чолганышында кала. Яшел Үзән районыннан Ватан сугышына, ут эченә 34679 кеше китә, 17695 якташыбызга туган-үскән нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Без аларны онытырга тиеш түгел. 23 февраль  илебезне саклаучылар хөрмәтенә булдырылган бәйрәм, димәк аларны хөрмәт белән, олылап искә алу бәйрәме,  дип сүз алды тарихчы-эзтабар Әхәт Садриев.

Бүген, 2018 елның 22 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, без сезнең белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм тереләргә әлеге халык хәсрәтен онытырга юл куймаска җыелдык. Ватанны саклаучылар көне ул – патриотлык, дәүләткә һәм хәрби көчләргә тугрылык символы. Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыкларына без чиксез хөрмәт белән карыйбыз, Россия армиясенең данлы традицияләре һәм бүгенге көндә хәрби көчләр рәтендә Ватаныбызны саклаучылар белән горурланабыз. Ватаны өчен гомерләрен бирүчеләрне олылыйбыз – андый хәтердән башка ил дә юк. Үткәнне оныту – аларга хыянәт итү белән бер. Барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе, имин тормыш телим! Сугышлар булмасын! – дип бәйрәм теләкләрен җиткерде Яшел Үзән районы Хәрби комиссары Рамил Батыршин.

 Әйе, дөньялар тыныч булсын, хәрби бурычларын үтәүчеләр исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вечная память день защитника Отечества 23 февраля

2
X